Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәнең Балтач бүлегендә 12 чыгарылыш кичәсе үтте

Балтач үзәк мәчетендә «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе»нең XIIнче чыгарылышы узды.Шушы чараны уртаклашырга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның Баш казые Жәлил хәзрәт Фазлыев, «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе» директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, район хакимияте җитәкчеләре, район имамнары, абыстайлары, авыл халкы, кунаклар җыелды.


caa28f66d7492c3a14c329e9e96f8d03.jpg


Казан югары мөселман мәдрәсәсенең Балтач кичке бүлеге ачылганга быел 15 ел тула. Казан югары мөселман мәдрәсәсенең Балтач кичке бүлеге ачылган көннән алып барлыгы 417 кеше мәдрәсә тәмамлаган.


d7a556bcaf1bda67a9e21075d4115329.jpg


Мәҗлес изге Корән аятьләре уку белән башланып китте. Җәлил хәзрәт гыйбрәтле вәгазь сөйләде. Авыл һәм мәхәллә тормышында актив катнашучы ихтирамга лаеклы авылдашларыбызга Мөхтәсибәт һәм мәдрәсә исеменнән рәхмәт хатлары, бүләкләре тапшырылды.


6.jpg


Балтач үзәк мәчет имам-хатыйбы, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсенең Балтач бүлеге җитәкчесе Рамил хәзрәт Бикбаев чыгышында мәдрәсә эшчәнлеге буенча нәтиҗә ясады һәм алга таба бурычларны билгеләде. Быелгы чыгарылыш шәкертләре арасында Балтачтан тыш, Арча районыннан, Малмыждан йөреп укучылар булган.


8.jpg


Ильяс хәзрәт Җиһаншин, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Жәлил хәзрәт Фазлыев белән мәдрәсәне тәмамлаучы шәкертләрне тәбрикләп дипломнар тапшырдылар.


Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткереп, алган белемнәре белән халыкка, өммәттәшләребезгә хезмәт итүдә зур уңышлар теләде һәм мәхәлләләрдә нәтиҗәле эшләп, үзләре артыннан шәкертләр калдыруны теләде.


Мәдрәсәне тәмамлаучы шәкертләр барлык остазларга үзләренең олы рәхмәтләрен белдерделәр.


Мәҗлеснең ахыргы өлешендә мөфти Камил хәзрәт Коръән аятьләре укып, дога кылу белән тәмамланды.


Бу чара алдыннан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Карадуган авылының Бакый Зыятдинов исемендәге гимназиясендә әхлак укытучылары өчен оештырылган республика семинарында катнашты.


160cddd5c6cf6cd4ad9bb9022fa7c43b.jpg


Семинарда катнашучылар ачык дәрес карады, гимназия базасында эшләп килүче "Битлек" театры эшчәнлеге белән танышты, күргәзмәләрне тамаша кылды. Соңыннан түгәрәк өстәл артында фикер алышулар булды.