Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Болгарда Республиканың Архив эше буенча Дәүләт комитеты коллегиясе утырышы узды

28 апрельдә Болгар ислам академиясе базасында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты коллегиясе утырышы узды.


1b3a0765-scaled.jpg


Утырышны Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова ачты. Нәкъ менә аның инициативасы белән коллегия утырышы Болгар ислам академиясе мәйданчыгында узды.


1b3a0406-1-scaled.jpg


Колегиядә катнашучылар алдында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, Спасс муниөипаль районы башкарма комитеты рәисе Валерий Осокин чыгыш ясады. Очрашуда катнашучыларга сәламләү сүзе белән академия ректоры вазыйфаларын башкаручы Айнур Тимерханов мөрәҗәгать итте.

«Шунысы игътибарга лаек, әлеге утырыш юбилей елында, зур тарихи вакыйга – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу алдыннан уза. Юбилей елына старт биредә, 5 гыйнварда, Академиядә, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте оештырган Яшьләр мөселман форумы үз эшен башлап җибәрде. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин рәислегендә һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында федераль оештыру комитетының юбилей утырышы да биредә, Болгар ислам академиясендә, 21 майда узачак", - дип ассызыклады Тимерханов.

Шул ук вакытта быел Болгар ислам академиясе үзенең бишьеллыгын билгеләп үтә. Бүген Академия көчле матди-техник база булган, югары профессиональ профессорлар-укытучылар составы булган һәм Россиянең ислам дини мәгарифе системасында югары звено булып тора.

«Безнең төп бурыч - илебезнең дини мәктәбен торгызу. Академиядә эшләнелә һәм булдырыла торган барлык эшләр Россия мөселманнарының интеллектуаль элитасын тәшкил итәргә һәм Россиядә дә, гомумән, дөньяда тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга хезмәт итәргә тиеш", - дип билгеләп үтте академия ректоры вазыйфаларын башкаручы.

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, коллегалары алдында чыгыш ясаганда, дин әһелләрен тәрбияләү, үстерү, укыту, интеллектуаль мөселман элитасын формалаштыру – мөһим һәм катлаулы бурыч, дип билгеләп үтте.


Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты коллегиясе утырышында катнашучылар арасында Спас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, Татарстан Республикасының Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев, мәдрәсә мөгаллиме бар иде. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел тулу уңаеннан, Ислам мәгарифе һәм милли көнкүреш тарихы музее мөдире Зөлфәт хәзрәт Мингалиев һәм «СӘЛӘТ» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова чыгыш ясадылар.


1b3a0826-1024x815.jpg


Зөлфәт хәзрәт Мингалиев, мәдрәсәнең 1998 елдан башлап башкарылучы, Яңа Татар бистәсе зираты кабер ташларын өйрәнү һәм торгызу буенча проектын тәкъдим итте. Ул башкарган эшләрне бәян итте һәм туган проблемаларга тукталды. Иске ташларны саклау урынын булдыру зарурлыгын искәртте. Кайсы бер тарихы фактларны дәлилләү өчен архив җитәкчеләреннән ярдәм сорады.

Коллегия утырышы ахырында кунакларны фәнни-белем бирү эшчәнлеге белән таныштырдылар һәм Академия буйлап экскурсия уздырдылар.