Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәдә Тукай премиясенең 2022 елгы лауреаты Ләбиб Леронны котладылар

Җомга намазыннан соң Ильяс хәзрәт “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб Леронны олы бүләк - Г.Тукай премиясе алу белән тәбрикләде. Ул аны ихлас күңелдән котлап, сәламәтлек, иминлек һәм иҗат уңышлары теләде. Җомга намазына җыелган җәмәгать Ләбиб Леронны, чын күңелдән, зур бүләк иясе булуы белән тәбрик итеп ижатында тагын да зуррак үрләр яулап, илһамы саекмавын теләп калдылар.


1cc5b107-156b-4ad1-8019-52746f987f87.jpg


2022 елгы Тукай премиясе  Ләбиб Леронга  («Җил көймәсе» (2009), «Әкиятче малай» (2016) китаплары өчен) бирелде. Лауреатларга премияне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет сәхнәсеннән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.


hwKWeX2QYsJQ7nWkMLucvhttDfW1TqupxXZ0RNsg_CXX07FUhgdT_88cJUeiJ4cFcCKxVgaCxAoSepRG7uJ4JIPt.jpg


Ләбиб Лерон балалар өчен язган әсәрләрен матбугаттта бастырып яисә аларны туплап, аерым китап итеп кенә чыгарып калмый, ә бәлки балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәпләрдә белем алучы укучыларның үзләре белән очрашып, аларга әсәрләрен үз укуында турыдан-туры җиткерә.


b53f3194-ff47-4289-954e-92093c512ab0.jpg


Ничәмә ел инде безнең мәдрәсә шагыйрь һәм баш мөхәррир Ләбиб Лерон белән бик тыгыз хезмәттәшлек итә: ерак сәфәрләргә чыгып, бергә милләттәшләребез белән очрашуларда катнашабыз, татар теленә аның шигырьләре аша да мәхаббәт уятабыз. Аның чыгышын, аерым алганда, шигырьләрен балалар да, өлкәннәр дә, мәдрәсә шәкертләре дә бердәй яратып, игътибар биреп тыңлый.