Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Нәзарәт хезмәткәрләре, имамнар һәм шәкертләр Яңа Татар бистәсе зиратында өмә ясады

Бүген, Рамазан аеның 21нче көнендә (21нче апрельдә), мөселман дин әһелләре, Татарстан мөфтияте хезмәткәрләре һәм мәдрәсә шәкертләре Казанның Яңа бистә зиратында язгы җыештыру-чистарту өмәсе оештырды. Нәзарәт коллективына әлеге саваплы эшне башкару өчен “ТР Вакыф” Фонды, “ДУМ РТ Хаҗ”, "Хәләл" комитеты хезмәткәрләре, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе шәкертләре, Казанның Ал, Әҗем, Иске Таш, Солтан, Ризван мәчетләре имамнары кушылды.


DSC_7854.jpg


Өмәдә катнашучылар Яңа бистә зиратында күренекле дин әһелләре, мәгърифәтчеләр, галимнәр, остазлар җирләнгән каберлекләрне тәртипкә китерде. Чистарту эшләре Галимҗан һәм Салихҗан Галиевлар, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Әхмәдһади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Шәйхелислам Хәмиди, Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин, Гарифулла ишан Гайнуллин, Габделхак хәзрәт Саматов һәм ошбу мәшһүр затларның нәселләре җирләнгән урыннарда башкарылды.


DSC_7869.jpg


Өмәдә катнашучылар каберлекләрне чүп-чардан, кипкән үләннәрдән һәм корыган агачлардан аралады, аллеяларны себереп җыештырды, кабер ташларын чистартты.


DSC_7886_1.jpg


Апрель ахыры – май башында Татарстанның барлык мөхтәсибәтләрендә дә республиканың мөселман зиратларын тәртипкә китерү өмәләре узачак.



DSC_7888_3.jpg