Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Казандагы «Милләт йорты»нда Туфан Миңнуллин фонды тәкъдим ителде

Туфан Миңнуллин хәйрия фонды президенты Данил әфәнде Салихов ифтар мәҗлесе уздырды. Ифтар ашына дәүләт эшлеклеләре, журналистлар, галимнәр, дин әһелләре, артистлар, Туфан аганың якташлары җыелган иде.


IMG_8670.JPG


Ифтар мәҗлесен Ильяс хәзрәт Җиһаншин алып барды. Ул бүгенге мәҗлесебез матур ифтар ашы гына түгел, ә яңа оешкан Туфан Миңнуллин хәйрия фондын татар зыялыларына тәкъдим итү чарасы да диеп ассызыклап китте. Ул фондның президенты итеп сайланган Данил әфәнденең эшчәнлеген күп яктан уңай бәяләп китте. Данил Салихов фондның эш юнәлешләрен, алдагы бурычларын бәян итте. Мәҗлескә килгән барча милләттәшләребезгә олуг рәхмәтләрен җиткерде.


IMG_8585.JPG


Чыгыш ясаган татар зыялылары фонд оешуны ихлатан сөенеп каршыладылар, үзләренең теләкләрен җиткерделәр, хәер-фатыйхаларын бирделәр.


IMG_8590.JPG


Милләт, мәгариф, туган тел, татар әдәбияты турында сөйләшүләр матур ифтар мәҗлесе, Коръән укып дога кылу белән тәмамланды.

 

IMG_8625.JPG


Миңнуллин Туфан Абдулла улы – Татарстан Республикасы халык язучысы, Татарстан һәм Русия атказанган сәнгать эшлеклесе, Казанның шәрәфле гражданины, күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче. Озак еллар безнең мәдрәсә белән тыгыз элемтәдә торды.