Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Иске Кулаткыда II Ганиев укулары узды

Ульян өлкәсенең Кулаткы бистәсендә танылган хәйрияче, милли рухлы милләттәшебез, хаҗи Эдуард Әнвәр улы Ганиевның тууына 70 ел тулу уңаеныннан II Ганиев укулары: “Эдуард хаҗи үрнәгендә татар хәйриячелеге” дигән темага багышланган конференция узды.


6f4210c1-ef4a-4c30-a52a-2712ceedc6d9.jpg


Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы, Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгы кысаларында оештырылды.


Конференциядә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Ульяновск өлкәсе губернаторы администрациясе эчке сәясәт идарәсе башлыгы Сергей Паховский, Ульян өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рамис Сафин, Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, тарих фәннәре кандидаты, Казан шәһәренең Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Ульяновск өлкәсе мөфтие урынбасары, Ульян шәһәре Иделаръягы татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рафаэль хәзрәт Нәҗметдинов, өлкә мөселман хатын-кызлар союзы рәисе Асия хаҗия Мөлекова, Иске Кулаткы районы җитәкчеләре һәм Эдуард Ганеевның якыннары һ. б. катнашты.


Җәлил хәзрәт һәм Ильяс хәзрәт  укулар башланганчы  Эдуард хаҗиның фикердәше "Әнвәр" мәчете имам-хатыйбы  Сәерхан хәзрәт Ахмеров белән  очрашып районда Ислам мәгарифен үстерү, тарихи вакыйгаларны барлау турында сөйләштеләр. Кунаклар укулар алдыннан район музеенда булдылар, мәдәният йорты фойесындагы кургәзмә белән дә таныштылар. 


e5ae4360-e297-4040-aed3-14b08fce693b.jpg


Татар зыялылары татар халкы өчен бик кадерле булган милләтпәрвар вә фидакарь зат Эдуард хаҗиның якты хәтирәләрен искә алыр өчен җыелды. Татар дөньясында аны белмәгән кеше бик сирәктер иде. Ул милләткә чын күңелдән, тугъры хезмәт итүе, нинди ярдәм сорап барсаң да, аны хәл итү юлларын эзләп таба белүе, киң күңеллелеге белән аерылып торды. Кешеләрне, милләттәшләрен, диндә кардәшләрен ул ихластан яратты, шуңа күрә аның үзен дә нык хөрмәт иттеләр. Эдуард хаҗи Ганиев, чын дәрәҗәсендә заманында милләтебезне мәгърифәти югарылыкка күтәргән “Ак бай”ларыбызның чын варисы иде.


Конференция барышында мәртәбәле кунаклар Идел буе Болгарстанында Ислам дине рәсми рәветтә кабул ителүнең 1100 еллыгы темасына чыгыш ясадылар. Сүз, нигездә,​ Исламның тарихы, аның төрле чорларда сакланышы, илдәге вәзгыятьнең нинди булуына да карамастан, аның үсеше һәм яшь буынга таратылуы хакында барады. 


Җәлил хәзрәт халык алдында чыгыш ясап  балаларга дини тәрбия бирү әһәмияте турында үгет-нәсыйхат бирде. Тәрбияле балалар безнең киләчәгебез диеп ассызыклады Баш казый.

Данис Шакиров үзенең чыгышында Ульян җирендә “Хәбибулла Хансәвәров укулары”, соңрак “Кулаткы укулары”, ә Эдуард Әнвәр улы вафатыннан соң әлеге укуларны мәрхүм милләттәшебез рухына, якты истәлеге булып “Ганиев укулары” дип үзгәртеп уздыра башлавын ассызыклады. Шулай ук ул I Ганиев укуларының чыгышларын туплаган китапчык бастырылуы, Саратовта һәм Татарстанда милли җанлы хәйриячебезгә багышлап түгәрәк өстәлләр оештырылуы, “Туган як”, “Безнең мирас” журналларында Эдуард Әнвәр улы истәлегенә саллы язмалар басылып чыгуы турында да сөйләде.


9c7e8a1f-ff3a-4f73-a556-ea6576a877a4.jpg


“Милләтне шәхесләр билгели. Татар дөньясында аның исеме алтын хәрефләр белән язылды. Эдуард хаҗи Иске Кулаткы белән Татарстан арасында күпер салучы булды дисәк тә ялгыш булмас. Эдуард Әнвәрович, “Түгәрәк уен” фестивален, 2016 елда Бөтенроссия авыл Сабан туен Иске Кулаткыда оештыру өчен күп көч куйган шәхес”, – дип ассызыклады Татар конгрессы җитәкчесе.


Данис Шакиров Эдуард Әнвәр улының тормыш иптәше Суфия ханым Ганиевага Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Оренбург мамык шәле бүләк итте.


Ильяс хәзрәт үзенең чыгышында: “Элекке татар байларының Ислам дине үсешенә булышлык күрсәтүе тарихта гына калмады. Әлхәмдүлилләһ, ХХ гасыр ахырында – ХХI гасыр башында аларның иганәчелек традицияләрен матур итеп дәвам итүчеләр барлыкка килде. Алар арасында Эдуард хаҗи Әнвәр улы Ганиев иң күренекле затларның берсе иде. Ул күп еллар динебез үсешенә бик зур өлеш кертте – мәчетләр төзеде, мәдрәсәләргә ярдәм иттте, дини укулар, милли чаралар үткәрде, үзенең изге гамәлләре белән зур рухи үрнәк күрсәтте. Ихлас, милләтпәрвәр, тәкъва затлардан иде ул. Еллар үтәр Эдуард хаҗи кебек затларны шулай ук телгә алырлар, рухларына дога кылырлар диеп ышанабыз Ин шәә Аллаһ”, - диеп белдерде.


111Clipboard01.jpg


Эдуард хаҗи турында җылы итеп Рафаэль хәзрәт тә хәтирәләр белән уртаклашты. "Аны без хөрмәт итеп абзый дип атый идек, киңәшләрен, ярдәмен тоеп  яшәдек", - диде ул.