Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Шәкертләр хаҗ турында тулы мәгълүмәт алды

Читтән торып уку бүлеге шәкертләре “ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов белән очрашты.


e073ba77-d80f-405e-9a0c-7d7d34c1cc30.jpg


Ул 2022 елгы хаҗ сезонына әзерлек турында сөйләде. Быелдан Россия хаҗилары Согуд Гарәбстанында хаҗга бара ала. Бу хакта шушы декабрь аенда билгеле булды. Аңа кадәр пандемия сәбәпле, менә ике ел инде мөселманнар  хаҗ кыла алмады. Быелдан прививка ясаткан гражданнарга Мәккәнең изге урыннарына килергә рөхсәт ителде һәм хаҗга квота да бирелде. Татарстаннан хаҗ кылучыларны озатучы туроператор урыннарны бирергә әзер. Ике ел эчендә теләүчеләр бик күп җыелган. 


4d29dc64-b278-4cc8-a13b-1a4e1e61f544.jpg


Хаҗ программасы җитәкчесе сүзләренчә, әзерләү һәм оештыру эшләре инде башланган. Ранис хәзрәт Вахитов хаҗиларны йөртү шартларын яхшырту буенча теләк-тәкъдимнәрне теләп кабул итәбез диеп белдерде, күпсанлы сорауларга җавап бирде. Ранис хәзрәтнең әйтүенчә, мөселманнарыбыз барлык уңайлыклары булган урыннарда яшәячәк. Хаҗилар белән табиблар да бара. Әлхәмдүлилләһ, республикабыз, хаҗиларны кайгыртып, быел да хаҗга терапевтлар, кардиологлар, хирурглар җибәрергә әзер, алар үзләре белән дарулар, медицина җиһазлары алып бара. Шулай итеп, хаҗилар медицина иминиятләштерүе һәм тәүлек дәвамында медицина хезмәте белән тәэмин ителәчәк. Унар ел рәттән хаҗ кылган төркем җитәкчләре аларга хаҗ йолаларын ничек дөрес итеп башкарырга өйрәтә. Республиканың һәр шәһәрендә, һәр районында хаҗ буенча хәзерлекле мөхтәсибләр, имамнар бар, алар урыннарда хаҗилар өчен дәресләр уздыра. Рус һәм татар телләрендә хаҗ догалары һәм хаҗны хәнәфи мәзһәбе буенча дөрес итеп кылырга өйрәтүче китаплар әзерләнгән. Болар барысы да хаҗиларга зур ярдәм булыр дип уйлыйбыз, -диде Ранис хәзрәт.


05451049-8d6c-451e-8fb4-cfb51ca28134.jpg


“Хаҗи - турист түгел, ә исламның бишенче баганасын үтәүче. Хаҗда кеше Аллаһның кунагы булып санала, шуңа күрә күп вакытын гыйбадәттә үткәрергә тырышырга тиеш. Хаҗ кылырга кеше рухи яктан гына түгел, физик яктан да әзер булырга тиеш. Хәзер бит күпләр транспортта хәрәкәт итә. Чөнки хаҗда күп йөрергә туры килә, күп чакрымнар үтелә. Монда карты да, яше дә җәяү йөри. Хаҗга әзерләнгәндә шушы якка да игътибар итсеннәр иде”, - диде Ранис хәзрәт Вахитов.