Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәдә Эдуард хаҗи турында якты хәтирәләр белән бүлештеләр

Уку йортыбызда Эдуард Әнвәр улы Ганиевның тууына 70 ел тулу уңаеныннан түгәрәк өстәл узды. Аның “Татар хәйриячеләре – милләтебезнең йөзек кашы. Эдуард хаҗи үрнәге” темасы үзенчәлекле һәм ошбу олуг шәхеснең тормышы белән бәйле иде. Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы башлыгы булган милли җанлы хәйрияче-меценат, эшмәкәр, милләтпәрвәр шәхес Эдуард Әнвәр улы Ганиев олуг хөрмәткә лаек зат. Исән булса аңа 15 нче гыйнварда 70 яшь тулган булыр иде.


636504c7-1528-4c31-bc9f-03fcc790e3ec.jpg


Искә алу чарасында Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров дин әһеләре, татар зыялылары, Эдуард хаҗиның якташлары, мөгаллимнәр һәм шәкертләр катнашты. Түгәрәк өстәл Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында мәдрәсә музеенда үтте һәм аның утырышын Ильяс хәзрәт Җиһаншин алып барды. Ул бүгенге теманың татар дөньясы өчен әһәмиятлеген билгеләп үтте һәм Эдуард хаҗи Ганиевның рухына багышлап дога кылу өчен сүзне мәдрәсә шәкертләренә бирде. Җәлил хәзрәт ил-көнгә иминлек, милләтебезгә уңышлар теләп дога кылды.



f3ec00d6-e965-4839-8c52-957491a0b2e2.jpg



“Түгәрәк өстәл” янында җыелучылар каршында чыгыш ясап, Эдуард Ганиевның татар милләте өчен башкарган күпъкырлы хезмәтләрен искә алды. Халкыбыз аның гамәлләрен онытмавын әйтте. Профессор Индус ага Таһиров Эдуард Ганиев кебек бөек шәхесләрне булдырган милләт олуг милләт диеп ассызыклады, аны гамәлләренә зур бәһә бирде. Татарстанның халык артисты Мөнир ага Якупов  - Эдуард хаҗиның якташы. Ул аның балачак-яшьлек еллары, әтисе, туганнары турында җылы итеп искә алды. Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов үз чыгышында, Эдуард Ганиевны үрнәк шәхес дип билгеләп узды. Данил ага Салихов, Харис ага Камалиев, Ирфан ага Халитов Э.Ганиевнең күпкырлы шәхес икәнен ассысызыклап, анның гамәлләрен гыйбрәт итеп, татар зыялыларын милләт файдасына хезмәттә булырга чакырдылар. Җәлил хәзрәт милли тәрбия мәсәләләренә аерым тукталып китте, Эдуард хаҗи белән аралашкан вакыттагы мизгелләрне искә төшереп узды, аның тирән гыйлемле, көчле рухлы, нык иманлы шәхес икәнен мисаллар китереп күрсәтте. “Безнең мирас” журналының җаваплы мөхәррире Ленар Гобәйдуллин үз вакытында басманың Кулатка районы турында ике махсус номеры чыкканын сөйләп китте. Бу гамәл Эдуард хаҗи белән берлектә башкарыла. Ильяс хәзрәт чыгышында Эдуард хаҗины милләткә чын күңелдән, тугъры хезмәт итүе, нинди ярдәм сорап барсаң да, аны хәл итү юлларын эзләп таба белүе, киң күңеллелеге белән аерылып торды, кешеләрне, милләттәшләрен, диндә кардәшләрен ул ихластан яратты, шуңа күрә аның үзен дә нык хөрмәт иттеләр дип билгеләп үтте.


20220114_101830.jpg


Мәдрәсә мөдире дә, башка чыгыш ясаучылар да инкыйлабка кадәр булган Акчуриннар, Мөхәммәтҗан Галиев, Мөхәммәдсадый Галикәев кебек хәйриячеләрне искә төшереп киттеләр. Әлхәмдүлилләһ, татар байларының Ислам дине үсешенә булышлык күрсәтүе тарихта гына калмады. ХХ гасыр ахырында – ХХI гасыр башында милләтебездә аларның иганәчелек традицияләрен дәвам итүчеләр бар. Алар арасында Эдуард хаҗи Әнвәр улы Ганиев иң күренекле затларның берсе иде. Ул күп еллар динебез үсешенә бик зур өлеш кертте – мәчетләр төзеде, мәдрәсәләргә ярдәм иттте, дини укулар үткәрде, үзенең изге гамәлләре белән зур рухи үрнәк күрсәтте. Ихлас, милләтпәрвәр, тәкъва затлардан иде ул. Эдуард хаҗидан үрнәк алучылар арасында безне мәдрәсәнең хәзерге химаячеләре дә мактауга вә хөрмәткә лаек. Түгәрәк өстәл вакытында Данис Шакиров татар мәгариф системасын үстерүдә, татар мәхәлләләре өчен кадрлар тәрбияләүдә, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда керткән зур өлешләре өчен Вәдүт Минсадыйк улы Вафинны һәм Рәшид Зөфәр улы Гайнетдиновны «Бөтендөнья татар конгрессы» халыкара Берлегенең «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале белән бүләкләде. «Форсмегастрой» оешмасы җитәкчесе Вәдүт Минсадыйк улы Вафин, “Разкмед” клиникасы директоры Рәшид Гайнетдинов хакында Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин: “Алар иң  кирәк чакларда терәк, киңәшче вә булышчы, уку-укыту өлкәсендәге кыен мәсьәләләрне алар белән бергәләп хәл итәбез,”- диде.


202404a1-a17a-4435-b2d3-eacc1f8457a7.jpg


Ахырдан түгәрәк өстәлнең резолюцияләре кабул ителде. Зыялылар Бөтендөнья татар конгрессыннан Эдуард хаҗиның исемен Ульяновск, Саратов шәһәрләренең берәр урамына бирү турында ошбу җирле хакимиятләргә мөрәҗәгать белән чыгуны сорадылар.


7504b311-f183-449f-a2ce-67fb4a6c8251.jpg


Очрашу, Коръән укып, Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә безләргә хәерле гамәлләр, киләчәк эшләребездә уңышлар, тәннәребезгә саулык-саләмәтлек, араларыбызга татулык вә ныклык, милләтебезгә хезмәттә булып, Ислам диненә тугры булып калырга насыйп әйләсен иде дип догада булып җомга намазы алдыннан тәмамланды