Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәнең педагог-тәрбиячесе һәм Ал мәчет мәхәлләсенең мөәзине Якуб хәзрәт вафат

Бүген, 8-нче гыйнвар көнне 60-нчы яшендә мәдрәсәнең педагог-тәрбиячесе һәм Ал мәчет мәхәлләсенең мөәзине Якуб хәзрәт Абибуллаев вафат булды. Ул инде 20 ел дини мәгърифәт юлында хезмәт иткән зат, булачак дин әһелләре тәрбияләүгә күп тырышлык куйган шәхес иде.


Якуб хәзрәт Абибуллаев.jpg


Абибуллаев Якуб Сәетхәлил улы, Үзбәкстан Җөмһүрияте Фергана өлкәсенең Маргилан шәһәрендә туган. 2002 елда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенә укырга керде. Мәдрәсәдә уку дәверендә һәм хәзерге көнгә кадәр педагог-тәрбияче булып эшләде, бик теләп хуҗалык, төзекләндерү эшләре белән шөгелләнде. Мәдрәсәнең мөгаллимнәре, олы дәрәҗәгә ирешкән шәкертләре аны үзләренең остазлары итеп таныйлар иде.




2007 елда аңа Согуд Гарәпстанында Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә хаҗ сәфәрендә булып, Исламның бер фарыз гамәлен үтәргә насыйп булды. 2009 елда Россия Ислам университетының теология факультетының читтән торып уку бүлегенә укырга керде. 2 кыз һәм 2 ир баласы бар.




Якуб хәзрәт Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә озак еллар дәвамында тырыш хезмәт куйган кеше. Аңа быел 24-нче июньдә 60 яшь туласы иде.




Аллаһы Тәгалә Якуб хәзрәтнең белеп һәм белми кылган гөнаһларын гафу әйләсен, урынын җәннәттә кылсын! Гаиләсенә, туганнарына Аллаһы тәгалә сабырлык вә түземлек бирсен!