Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Шәкертләргә Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев дәрес бирде

Мәдрәсәнең көндезге бүлегендә укучы шәкертләр хәзерге вакытта республикабызның мәхәлләләрендә тәтбикъ үтә. Кичке бүлек шәкертләре каникулда. Ә уку сыйныфларында читтән торып уку бүлеге шәкертләре гыйлем җыя.


77a33c24-66c3-4929-99a9-4176629f993f.jpg




Шәкертләр Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән. Йөзгә якын шәкерт арасында Татарстан, Чувашстан, Башкортстан, Мари Эль республикаларыннан, Ульян, Киров, Түбән Новгород, Ставрополь  төбәкләреннән килеп укучылар бар. Аларның күбесе инде башлыча татарлар яшәгән үз мәхәлләләрендә имам-мөәзин, я мөгаллим булып хезмәт итә.




Укулар вакытында алар белән күренекле имамнарыбыз һәм милләтебезнең күренекле шәхесләре бик теләп очраша.

 


Кече атна көнне аларга Татарстан Диния нәзарәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев дәрес бирде. Ул шәкертләр белән әңгәмә корып аларга мәхәлләдә дәгъвәт эшләрен алып бару, гаиләдә бала тәрбиясе турында сөйләде, шәкертләргә киңәшләрен бирде, аларның сорауларына җавап бирде. Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Җәлил хәзрәткә шәкертләр белән даими оярашып, дәрес биреп торган өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.