Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Шәкертләр Җәлил хәзрәт белән очрашты

Бүген мәдрәсә шәкертләре белән Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев очрашты. Җәлил хәзрәт шәкертләргә Габдулла Тукай, Фәнис Яруллин, Гамил Афзал, Муса Җәлил һ.б шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләп, аларны кушып вәгазьләрдә куллану тәртибен аңлатып китте, мисаллар китерде. Шәкертләр аңа үзләренең сорауларын бирделәр.


7c9428df-bcbb-4b6b-94e5-a32805ba1c49.jpg


Безнең мәдрәсә, укучыларны татар мохитендә тәрбияләүне күздә тотып эшли. Мәхәлләләр шәкерт сораганда беренче таләп, әлбәттә, туган телебездә вәгазь сөйли торган булсын, диләр. Шуның өчен дә аларны вәгазь сөйләүдән тыш, Коръән укып, аны ана телендә багышларга өйрәтәбез. Булачак имамнар тиешле дәрәҗәдә телебезне, әдәбиятыбызны һәм дә тарихыбызны белергә тиеш. Аларның татар теленә мәхәббәтле булуы бик мөһим! Нәкый ага Исәнбәт истәлекләрендә мәдрәсәдә дәресләр Г. Тукай һәм М. Гафури шигырьләрен яттан хор белән көйләп әйтүдән башлана иде, дип язды. Безнең шәкертләр дә шул дәрәҗәдә булырга тиеш.

Ана телендә гыйлем бирү – безнең мәдрәсәнең төп максаты, чөнки татар милләтен саклап калуның ике юлы бар – Туган телне белү һәм Ислам дине. Шуның өчен бүгенге кебек чаралар еш үткәрелә.