Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Бикбаев Мөхәммәд ислам фәннәре буенча бәйгедә уңышлы чыгыш ясады

Рабигыль-ахыр аеның 13нче көнендә (18нче ноябрьдә), Казанда ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча олимпиаданың төбәк туры узды – әлеге чарада Татарстанның һәм Идел буе-Урал төбәгенең урта һөнәри ислам уку йортлары шәкертләре көч сынашты. Олимпиаданы Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам мәдәниятенә һәм мәгарифенә ярдәм фонды булышлыгы белән Россия ислам институты оештырды.


IMG_0325_0.jpg


Олимпиадада урта һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучы II-III курс студентлары катнашты. Бәйге урта һөнәри дини белем бирү өчен төп һөнәри белем бирү программалары нигезендә төзелгән биремнәр буенча үткәрелде.

Катнашучылар олимпиада биремнәрен эшләргә керешер алдыннан Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин нәсыйхәт сүзләрен җиткерде.

– Әлеге олимпиадада катнашуыгыз сез белем алган уку йортының иң яхшы студенты булуыгыз турында сөйли. Әйе, бүген барлык катнашучылар да призлы урыннар ала алмаячак, әмма бу сезгә белемнәрегезне арттырырга этәргеч бирергә тиеш. Тиздән Россиякүләм олимпиада узачак, һәм бүгенге бәйге әлеге чарага яхшы әзерлек булачак, – диде Рәфикъ Мөхәммәтша улы.


IMG_0318_0.jpg


Аннары шәкертләр биремнәрне эшләргә кереште. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел биремнәр, нигездә, барлык номинацияләр буенча да компьютерда тест биремнәрен башкарудан гыйбарәт булды – бу хакта РИИ уку-укыту эше буенча проректор Марат Гыйльманов сөйләде.

– Быел олимпиадага яңалык керттек, өч номинация – ислам хокукы, пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ тормыш юлы һәм дисциплинаара фәннәр буенча компьютерда тестлар эшләнде. Һәр катнашучы теркәлү номерын алды һәм махсус сайтта биремнәрне башкарды. Жюри шундук гомуми нәтиҗәләрне алды. Бу – бик уңайлы һәм биремнәрне тикшерүне җиңеләйтә, – дип билгеләп узды Марат хәзрәт.


DSC_2914_1_0.jpg


Өйлә намазы һәм төшке аштан соң, олимпиадага нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында үтте. Ул сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм галимнәргә хөрмәт күрсәтүнең әһәмияте хакында билгеләп үтте.


a20efa42-f9ed-4dfb-b052-ce79bd8df7a5.jpg


Аннары олимпиадада җиңүчеләр мөфти кулыннан бүләкләр алды. Безнең мәдрәсә шәкерте Бикбаев Мөхәммәд «Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ тормыш юлы» номинациясендә икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.