Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Шәкертләргә яңа тегелгән форма тапшырылды

Яңа тегелгән форманы мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт үзе тапшырды һәм шәкертләргә татар-мөселман киеме турында сөйләде. Безнең мәдрәсәдә гореф-гадәтләребезне өйрәнүгә һәм саклауга зур урын бирелә. Аларның иң мөһимнәренең берсе – кием әдәбе. Халкыбызның бөек фикер иясе, дин галиме Шиһабеддин Мәрҗани заманында: «Өч нәрсә диндә юк, ләкин алар динне саклый: милли кием, милли гореф, милли тел», - дип язган иде. Мәдрәсәдә менә шул юлны истә тотып шәкертләргә кием тәрбиясе бирелә дә.


20211030_123744.jpg


Беренче курска килгән шәкертләргә беренче айларда үк тарихи татар мәдрәсәләренә хас форма тектерер өчен үлчәү алына.


Аның өлгеләре егеменче гасыр башындагы татар мәдрәсәләре формасынннан күчерелде. Шәкертләребез башына классик кара татар түбәтәе кия.


Шәкертләребез шулай ук уку дәверендә остазлардан чалма чорнарга өйрәнәләр, читек киюне гадәткә кертәләр.


Шулай итеп беренче көннән үк безнең шәкертләр татар киеме әдәбенә өйрәнәләр. Бу аларны тәртипкә, чисталыкка, пөхтәлеккә, милли гореф-гадәтне хөрмәт итәргә өйрәтә.