Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

"Остазның тормыш китабы" авторы Василә ханым Рахимова мәдрәсәдә

Бүген ул мәдрәсәдә мөгаллимнәр белән күрешеп аларга үзенең китабын тапшырды, шәкертләр алдында чыгыш ясады.


b9722b39-41c1-4bde-bea7-bd22b4e358ed.jpg


Вәсилә ханым мәдрәсәдә булуы турында: “Күз нурларыңны түгеп язган китабың чыгу - бер куаныч булса, шул китапларыңны автограф белән дин кардәшләреңә тарату - үзе бер рәхәт. Бүген мин Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәгә дә шул ният белән бардым. Яза торган һәр китабыма мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин хәтирә-истәлекләре, тарихи мирас белән теләп уртаклаша. Аллаһының рәхмәте булсын! Хөрмәтле мөдиргә һәм мәдрәсә китапханәсенә, биредә тырышып мөгаллимлек итүче Равил һәм Рамил Бикбаевларга үз кулым белән "Остазның тормыш китабы"н тапшырырга килдем. Өйлә намазын көткән арада мине киптергән кабак, шәкертләр шулпасы белән сыйларга өлгерделәр”, диеп язып чыкты.