Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Шәйхелислам хәзрәт әл-Хәмидинең нәсел дәвамчысы мәдрәсәдә булды

Шәйхелислам Хәмиди хәзерге Чүпрәле районына кергән Татар Төкесе авылында дөньяга килә, 1904 елның 2 мартыннан Сарман районы Яхшыбай авылында имам булып эшләве билгеле. Наил аганың әнисе Бриллиант Шәйхелислам хәзрәтнең  Хәдичә исемле кызының кызы. Наил ага Ильяс хәзрәткә данлыклы бабасының каберен торгызу эшләрен башлап йөргән өчен рәхмәтләрен белдерде. Гаилә  истәлекләре, фотолар  белән таныштырды, аларны шәрехләп бирде. Алдагы көннәрдә тарихи документларны эзләүдә вә барлауда бергәләп хезмәт кылырга килешенде. Галимнең оныгы мәдрәсә белән танышты, мөгаллимнәр һәм шәкертләр белән сөйләште.


8956d618-a82e-4b2c-83bd-8f947c5acf7d.jpg


2021 елның 20 сентябрендә күренекле татар дин галиме, татарча тәфсир авторы, тәрҗемәче Шәйхелислам әл-Хәмидинең тууына 152 ел тулды.  Шәйхелислам әл-Хәмидинең мөселман дөньясында тирән эз калдырган галим. Ул мәһшүр “Иткан” тәфсире авторы, мәшһүр галим Сираҗеддин Габделхәсән Гали бин Госман әл-Ошиның Әмәлинең әһле сөннәт вәл җәмәгать гакыйдәсе буенча бик мөһим булган китабын гарәпчәдән татарчага тәрҗемә итә. Олуг галимебезнең мирасын өйрәнү белән Коръән-хафизлар әзерләү мәркәзе җитәкчесе, ислам фәннәре докторы Габдерәшит хәзрәт Фәизов шөгелләнә. Ш.Хәмидинең тәфсире милләттәшләребез яшәгән төрле төбәкләрдә популяр була, ул узган гасыр башында хәзерге татар әдәби теленә якын булган тәфсир булуы белән үзенчәлекле. Моннан тыш, “Иткан” басылып чыгуга ук әлеге китапка гарәп галимнәренең төрки телдә аралашучылар өчен иң камил тәфсир дип бәя бирүләре дә мәгълүм. Совет чорында тәфсир Истанбулда (1984), Катарда (1985) нәшер ителә.

08d172cf-7326-424a-83bf-a0da2abbdb85.jpg
Шәйхелислам хәзрәтнең кызы Хәдичәнең (1888) мәдрәсәдә төшкән фотосы (уңнан икенче)