Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

РФ Диния Нәзарәтенең аксакаллар Шурасы җитәкчесе Дамир хәзрәт мәдрәсәдә булды

Дамир хәзрәт безнең якташыбыз һәм мәдрәсә белән тыгыз элемтәдә тора. Бу юлы да ул “Милләт җыены” эшендә катнашып безнең уку йортында булып китәргә дә вакыт тапты. 


976209ca-f355-4a69-b6cb-1ee2c9163f3a.jpg


Ул 30 елдан артык вакыт дәвамында Мәскәү җәмигъ мәчетендә мөселманнар файдасына нәтиҗәле эшли. Зирәклек, принципиальлек, тәҗрибә һәм җаваплылык, профессиональ дипломатия, кешеләр белән эшли белү аны имамнарның һәм дин эшлеклеләренең яшь буынына үрнәк алырлык кеше итеп күрсәтте. РФ Диния Нәзарәтенең аксакаллар шурасы башлыгы вазифасында ул үз белемен һәм бай тәҗрибәсен киләчәктә дә өммәтебез алдында торган бурычларны хәл итүгә, шулай ук җәмгыятьтә тынычлык һәм татулык урнаштыруга юнәлдерә.


Күренекле имамны Ильяс хәзрәт һәм Фәрит хаҗи Мифтахов каршы алды һәм мәдрәсә белән таныштырды. Дамир хәзрәт  шәкертләр һәм мөгаллимнәр алдында чыгыш ясады, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдиннең сәламнәрен тапшырды, үзенең үгет-нәсихәтләрен җиткерде. РФ Диния Нәзарәтендә халыкара багланышлар бүлеге мөдире булып эшәүче безнең мәдрәсә шәкерте Ильдар хәзрәт Галеевтән дә сәламнәр тапшырды, аның уңышлы эшләре өчен мөгаллимнәргә рәхмәтләрен әйтте.  Шул ук көнне  ул Ильяс хәзрәт белән бергә Яңа Татар бистәсендәге олы имамнар вә остазлар каберләрен дә зиярат итте.