Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәдә татар зыялылары мәҗлес уздырды

Аның алдыннан Хәсәнҗән хәзрәт Әхмәровның кызы Ләйлә апа мәдрәсәгә әтисенең борыңгы китапларын тапшырды


8bb1bfae-49b6-4c49-b6c6-bd61d3156e7f.jpg

 

Мәҗлес Хәсәнҗән хәзрәт Әхмәровның туганы отставкадагы полковник Искәндәр әфәнде тарафыннан, иәрхүм әнисе Фирдәвес апа хөрмәтенә оештырылды. Күркәм табын артында Казан, Зәй, Самара, Санкт-Петербург кунаклары җыелды. Аларны Ильяс хәзрәт сәламләп танылган мәгърифәтче Хәсәнҗан хәзрәтнең мирасын саклвгвн өчен рәхмәт әйтте. Аннан соң мәдрәсәнең остазы Рөстәм хәзрәт туганлык турында вәгазь сөйләде, Коръән укып дога кылды. Күркәм мәблес мәчет-мәдрәсә һәм музей буйлап экскурсия белән тәмамланды.

 

Әйтергә кирәк, Хәсәнҗән хәзрәт Әхмәровның кызы Ләйлә апа тарафыннан Ильяс хәзрәткә тапшырылган әтисе кулланган Коръән Шәриф китабы музейда күренекле урында тора. Ләйлә апа Зәй шәһәрендә яши. Берничә ел элек әтисе укыган мәдрәсәне Якуп мәдрәсәсен) килеп күреп, безнең уку йортында үз кешегә әверелде. Ул берничә тапкыр мәдрәсәдә туганнарын җыеп әтисе турындагы хәтирәләр белән уртаклашты. Инде, Искәндәр әфәнде кебек туганнары да безнең мәдрәсәне үз иттеләр

 

Алдынгы карашлы һәм укымышлы зат, танылган мәгърифәтче Хәсәнҗан хәзрәт Әхмәров (хәзерге Ульяновск өлкәсе Яңа Малыклы районы Әбдери авылында туган) унынчы мәхәллә мәдрәсәсендә 1989 елдан башлап җиде ел гыйлем җыйган.

 

Хәсәнҗан хәзрәт, татар әдәбияты классигы Хәсән Туфанның туган авылы Кармәтбашта (Иске Кармәт) имам-хатыйб һәм мәдрәсә мөдәррисе булып эшләп, атаклы халык шагыйренә беренче дин сабакларын биргән кеше. Аның, безнең мәдрәсәдә укыган чорны җентекләп тасвирлаган, бай эчтәлекле «Истәлекләр» дәфтәре сакланып калган. Бу язма 2004 һәм 2017 елларда «Иман» нәшриятында аерым китап булып та басылып чыкты.

 

Хәсән Туфан «Давыллы еллар лирикасы» исемле җыентыгында (1970 ел) беренче мөгаллиме турында болай ди:

 

«Безнең авылның мулласы Хәсәнҗан Әхмәров абый (Якуп мәдрәсәсен бетергән имам) мине үзенең өенә килгәләп, газеталар укып йөрергә чакырды... Ул елларда газеталарда койрыклы йолдызның (Галлей кометасының) җир шарына бәрелү ихтималы турында кызу бәхәсләр бара иде. Шул уңайдан Хәсәнҗан абый безне кояш тирәсендә әйләнүче планеталар һәм Галәмнең төзелеше белән дә аз-маз таныштырды».