Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә шәкертләре татарча диктант яздылар

Бүген мәдрәсәнең лекцияләр залында, татар телендә дөрес итеп язу дәрәҗәсен тикшерү буенча, «Яз» исемле татарча диктант язып белемнәрне сынау акциясе уздырылды.


066d7b04-7b3e-44ea-8cbb-42e087afee13.jpg

 

Мәдрәсәдән бу акциядә уку йорты мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, мөгаллимнәр, уку йорты хезмәткәрләре һәм шәкертләр катнашты. Чара алдынннан мәдрәсә җитәкчесе катнашучыларга хәер-фатыйха бирде, татарча диктант язып белемнәрне тикшерү милли бердәмлегебезне, телебезгә мәхәббәтне белгертүче дөньякүләм акция икәнлеген ассысызыклап үтте.


a4b20e00-6ba9-409d-8071-8ba0aefea3e6.jpg

 

Диктант текстын мәдрәсәнең мөгаллиме, үзе дә татар телендә матур итеп вәгазьләр сөйләүче, Хәйдәр хәзрәт Куйруков укыды. Уку йортына шәкертләр Россиянең төрле төбәкләреннән килеп, аларның татар телен белү дәрәҗәсе төрле булуга карамастан, барысы да бу эшне игътибар белән, илһамланып башкарды.

 

Әйтергә кирәк, мәдрәсәдә барлык дәресләр дә татар телендә алып барыла. Шулай итеп уку йорты «Татарча диктант» язу мәйданчыгына әверелеп, үзенең татар теллеген тагын бер кат раслады.