Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәдә “Экстремизмга – юк!” исемле ачык дәрес узды

Татарстанның барлык ислам уку йортларында “Экстремизмга – юк!” исемле ачык дәресләр узды. Шәкертләргә ялган идеяләрдән сакланырга кирәклек турында лекцияләрне танылган белгечләр укыды.



Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә ачык дәресне Рамиль хәзрәт Бикбаев уздырды. Аның дәресендә барлык көндезге бүлек шәкертләре катнашты. Ул күп милләт һәм дин вәкилләре  гомер кичергән җәмгыятьтә имин, тату яшәүнең мөһимлегенә тукталды. Дәресендә ул Россиядә тыелган оешмаларга, агымнарга тукталды һәм шәкертләрне алардан ерак булырга, тыелган китапларны укымаска һәм аларга иярмәскә чакырды.


7a7bf976-8f94-481e-82f4-df8470a6ced1.jpg



Бүгенге көндә республикабызда экстремистик һәм радикаль күренешләрне кисәтү, конфессияара мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгын тәэмин итү, әдәп, әхлак, дин тәрбиясе юнәлешендә эш алып бару өчен барлык мөмкинлекләр тудырылуы әйтелде.


Ачык дәрес барышында экстремизм күренешләренә каршы тору өчен яшьләрнең традицион рухи кыйммәтләрдән читләшмәүләре мәсьәләсе каралды, сабыр булуның, һәр нәрсәдә урталыкны саклау, белем алырга омтылуның әһәмияте җиткерелде, әлеге мәгълүматлар Коръән Кәрим һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләре һәм нәсыйхәтләре белән ныгытылды.


Дәрестә катнашучыларга ассызыклар хәзрәт, әгәр дә дини-әхлакый нигезләр үз вакытында җиткерелмәсә, кирәкмәс мәгълүматлар яшьләрнең төрле секталарга, идеологик хәрәкәтләргә кереп китүенә тагы бер этәргеч булачак, дигән фикер белән тәмамланды.