Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Мәдрәсәдә Гашүрә бәйрәме булды
18нче август көнне мәдрәсәдә Гашүрә бәйрәме узды. Бу көн хөрмәтенә ифтар ашы оештырылган иде. Бу чарада күренекле татар зыялылары, дин әһелләре, шәкертләр катнашты.
Намаз алдыннан мөселманнарга вәгазь сөйләнде. “Рамазаннан кала Мөхәррәм аенда тотылган ураза иң яхшы уразадан санала). (Мөслим). Гашүрә көнендә ураза тотып (бер көн алдан яисә артыннан тагын бер көн кушып) тәүбәләр кылырга, догалар кылырга, Аллаһка якынаерга, үткән елгы гөнаһлардан арынырга мөмкинлек бар. Һәммәбезгә бу форсатны файдалану насыйп булсын иде дип догалар кылынды.
Бәйрәмдә бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Башкарма комитет җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев катнашты.
Данис Шакиров кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм бәйрәм белән котлады.
Шулай ук мөселманнар үзенең гомер бәйрәмен – 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче галим, җәмәгать эшлеклесе Фәннүр Шәүкать улы Фәсхетдиновне тәбрикләделәр. Аңа конгрессның Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.