Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Дин һәм иҗат әһелләре бер табын артында җыелды

Казанның “Тантана” ресторанында үзенчәлекле корбан ашы узды. Ләбиб Лерон җитәкләгән “Безнең мирас” журналы якты дөньядан киткән иҗат әһелләре рухына дога кылдырды. Язучылар, журналистлар, галимнәр, җырчылар, актерлар, иҗат әһелләре... 60тан артык исем искә алынды. Күбесе шушы бер-ике ел эчендә арабыздан киткән.


222098948_207387154730068_3747495702379470763_n.jpg


Мәҗлес Ильяс һәм Нияз хәзрәтләр тарафыннан Коръән укып һәм вәгазь белән башланып китте. Аннары җәмәгать белән икенде намазы укылды. Табын артында әрвахларга дога кылганнан соң, милләт, әдәбият, бүгенге вәзгыять турында да чыгышлар булды. Чалган корбаннар, укылган догалар кабул булсын, арабыздан киткән милләт асылларының рухлары тыныч булсын.


222761610_850726435574147_8663187278884015243_n.jpg