Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Балтачта XIV Мөселман балалар сабантуе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бирегә килгән күпләгән кунаклар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, җәмәгать эшлеклеләре, җитәкчеләр, дин әһелләре, күренекле шәхесләр булды.  Әлеге күркәм чара быел ундүртенче тапкыр Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырылды. Сабантуйда шулай ук чит төбәкләрдән дә мөселман дини оешма вәкилләре: Ульян, Самара, Оренбург, Киров өлкәсе, Мари Эль, Башкортстан, Чувашия республикалары мөселманнары да кунак булып килде. Сабан туена килүчеләрнең һәм кайткан кунакларның һәммәсе баш киеменнән – ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызлар яулыктан булды. Милли бәйрәм коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чараларын күреп үткәрелде. Узган елны, пандемия аркасында, бәйрәм үткәрелмәгән иде.


21849c16-9cf0-4e5b-9842-5bbecc2b502f.jpg


Сабан туенда мәдрәсәбез мөдире Ильяс хәзрәт тә катнашты. Ул анда мәдрәсәнең күпсанлы шәкертләре – хәзер инде имамчылк итүче, мөгаллим булып хезмәт кылучылар белән күреште. Мәдрәсә яңалыкларын бәян итте.


52c9e3e5-6033-4542-807b-546373e6f1d9.jpg


Һәр елдагыча, Сабантуйның үзенә генә хас үзенчәлеге – өйлә вакыты җиткәч, бәйрәмгә килгән халыкның бергәләшеп, мәйдан уртасында җәмәгать белән намаз укуы булды. Бу вакытта барлык уеннар да тукталып торды.

Быелгы мөселман балалар Сабан туе Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтте, әлеге чараны оештыруның төп максаты булып балаларда халык традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү тора.

Сабантуй балаларның Коръән һәм догалар укулары, мөнәҗәт әйтүләр, шигырьләр белән үрелеп барды.

Быелгы бәйрәмгә 27 төрле ярыш кертелде. Уеннарга килгәндә, бәйрәм кысаларында барлык яшьтәге кешеләр өчен дә төрле уеннар, ярышлар оештырылды. Сабан туеның милли күрке булып көрәш ярышлары торды. Бәйге 2003 елда туган һәм аннан да яшьрәк 18 яше тулмаган егетләр арасында 36, 50, 65, 75 кг-га кадәр һәм 75 кг-нан авыррак үлчәүләрдә узды. Көрәшчеләргә паспорт белән килү шарты куелды. Шунысы мөһим, көрәштә катнашырга теләк белдерүчеләр иртәнге сәгать 10-га кадәр үлчәнергә һәм теркәлергә тиеш иде.

Үз авырлыкларында чемпион исеменә лаек булган егетләр арасында бәйрәмнең төп бүләге – СКУТЕР уйнатылды. Үз үлчәүләрендә 1, 2, 3 һәм 4 урыннарны яулаган яшь көрәшчеләргә акчалата бүләк бирелде.

Милли көрәш бабайлар арасында да үткәрелде. Беренче урында калучыга төп бүләк – тәкә булды. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы сабан туенда хәзрәтләр һәм имамнар арасында да милли көрәш ярышлары булды. Анда да җиңүчегә тәкә бирелде.

Шулай ук ел да үткәрелеп килүче Коръәннән аятьләр һәм догалар уку, кызлар һәм малайлар йөгереше, 5 категориядә кул көрәше, чүлмәк вату, таяк һәм бау тартыш, әтәч тоту, стаканга су ташу, йомырка кабып йөгерү, капчык сугышы, күз бәйләп әйбер кисү, капчык киеп йөгерү, авыш һәм туры баганага менү, утын кисү, яшь хәзрәтләр арасында машина ярышлары кебек кызыклы, мавыктыргыч уеннар булды. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы сабан туе программасында яңа уеннар да бар иде. Мәсәлән, чүчинкә киеп көянтә белән су ташу, чаңгы һәм тачка ярышлары, кем җитезрәк дип аталган ярыш һ.б.