Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Милләт асыллары Туфан аганы искә алдылар

Татар зыялылары, дин әһелләре Туфан Миңнуллинның Биектау районы Кече Битаман авылындагы йортында булдылар. Драматург Данил Салихов ихатасында салынган әлеге йортның тәрәзәләре Ашыт елгасына карый.


Быел 25 августа Туфан ага Миңнуллинның тууына 86 ел тула. Җыенда катнашучылар арасында язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, танылган драматург Данил Салихов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә, мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова һәм башка күренекле зыялылар бар иде


Алар, гомерен татар теле һәм мәдәнияте үсешенә багышлаган шәхес, татар зыялысы, күренекле драматург, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты – Туфан Миңнуллинны искә алдылар, хәтирәләр белән уртаклаштылар. Туфан ага үзе милләт каһарманнарыннан булган зат иде. Ул гаммәлләре белән дә, сүзләре белән дә, иҗаты белән дә безгә бер өлге иде – туган халкына тугрылыкның өлгесе иде дигән фикердә булдылар. Кунаклар, милләтебез, динебез файдасына кылган фидакарь гамәлләре өчен Аллаһының рәхмәтендә булса иде. Туфан ага рухына Коръән укып дога кылдылар укыдылар.


Аллаһыга шөкер, Туфан аганың мирасы онытылмый, хәтер җепләрен яңартып торабыз – бүгенге җыен да шуны исбат итә. Очрашу форсатыннан, катнашучылар, күптән инде тел очында, күңелдә утырган, милли-мәдәни башлангычларга теләктәшлек белдерү максаты белән Туфан Миңнуллин исемендәге   фонд оештыру тәкъдимен бердәм хупладылар. Әгәр бу гамәлне башкарып, аны тиешле югарылыкты эшләтеп җибәрсәк бу Туфан ага истәлегенә якты истәлек булыр иде дип ассысызыкладылар


Туфан ага Миңнуллин гомеренең соңгы көннәренә кадәр безнең мәдрәсә белән тыгыз бәйләнештә торды. Ул шәкертләр белән, бигрәк тә кичке һәм читтән торып укучылар белән бик теләп аралаша иде. Шәкертләр дә аның белән фикер аралашырга атлыгып тора иде. Ул шундый очрашулардан иҗаты, күңеле өчен үзенә күрә бер ләззәт ала торган булды. Шәкертләр белән аның соңгы очрашуы 2012 елның гыйнвар аенда булды.


Туфан ага безнең мәдрәсә әһелләре һәм татар зыялылары белән бергә уздыра торган чараларда башлап йөрде. Мәсәлән, Тәтеш районы Әтрәч авылы янында, XII-XIII гасыр борынгы кабер ташларын, зиратны саклауда һәм укуларын оештырганда да фикердәш буларак аннан таяныч таптык. «Мулла» әсәрен язгач та аны шәрехләү (рецензияләү) өчен дин әһелләренең фикерен мөһим диеп санады, чөнки ул язмасы шәригатькә туры килергә тиеш дигән фикердә иде. Туган авылында Олы Мәрәтхуҗа авылында Кама Тамагы районында мәчет бинасы корганда да ул дин әһелләре белән элемтәдә торды.

Моннан 10 ел элек Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы минбәреннән чыгыш ясап, Туфан ага Миңнуллин динебез, милләтне саклауда дин әһелләренең төп роле турында аңлатма биреп безне барыбызны да әсир итте. Ил агасы булып танылган зат, безне гореф-гадәтләрне, телебезне, милли рухыбызны саклауда фидакарьлек күрсәтергә чакырды. Ул, соңгы елларда яшьләрнең күпләп шәһәргә агылуы авылларыбызның дәрманын киметүе, мәктәпләрдә ана теле дәресләре кыскартылуы, яисә гомумән укытылмый башлавы, балалар аз укыган мәктәпләр ябылуы, татар балаларының бер-берсе белән рус телендә генә аралаша башлавы, әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләргә игътибар ки­мүе, халык бәйрәмнәре, өмәләре үткәрелмәве, татар җанлы имамнарның тәрбияләнмәве, мәчет-мәдрәсәләрнең милли рухта эшләмәве – халкыбызны татар теленнән, милли мәдәнияттән читләшә башлавы турында ачынып, йөрәге белән елап сөйләде. Туфан ага безгә ата-бабаларыбыз мисалын янәдән өлге итәр вакытларыбыз җитте диеп имамнарга мөрәҗәгать итте, телебез, мәдәниятебез, милләтебез хакына эш-гамәлләр кылырга, фидакарь булырга чакырды.