Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын мөселман кардәшләр!

Бүген бөтен мөселманнар бөек бәйрәм Гыйд әл-адха – Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Бу уңайдан Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә иртәдән үк өч көнлек бәйрәм чаралары башланды. Бәйрәм тантанасы Ал мәчеттә дә узды. Гает иртәнге 02.45 сәгатьтә Коръән-хафиз Камиль Мостафин башкаруында Коръән аятьләре укудан башланып китте.


Бәйрәм сөенечен бүлешү, бәйрәм вәгазен тыңлау һәм дин кардәшләр белән бер сафка басып гает намазын уку өчен мәчеткә иң олы остазларыбыз Рәхимулла 1әм Ибраһим хәзрәтләр дә килде. Корбан бәйрәме чараларында коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чаралары күрелде.


3.30 сәгатьтә мәдрәсә мөдире, Ал мәчетнең имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт мөселманнарны сәламләп, бәйрәм белән котлады, Татарстан Республикасы президенты Р.Н.Миннеханов һәм мөфти Камил хәзрәт, дәүләт эшлеклеләре, башка төбәкләрдә имамчылык итүче мәдрәсә шәкертләренең, мәчет-мәдрәсә хәйриячеләренең котлауларын җиткерде. Ул ил-көнгә тынычлык, барча мөселманнарга да саулык-саләмәтлек, иман ныклыгы теләде. 


Гает_20210720_034443.jpg


Аннан соң мәчетнең имамы Хәйдәр хәзрәт бәйрәм вәгазен укырга кереште. Хәзрәт Корбан гаетен Аллаһыга тугрылыкны исбатлау бәйрәме булганын ачып салды. Вәгазь тыңлаганнан соң, халык хәзрәткә ияреп бәйрәм намазын укыды, соңыннан гарәп телендә хөтбә әйтелеп, Коръән укып Рәхимулла хәзрәт дога кылды. Намаздан соң мөселманнар бәйрәм уңаеннан махсус әзерләнгән шулпадан авыз иттеләр. Аннары мөселманнар корбан чалу гыйбадәтен башкару өчен махсус урыннарга таралыштылар, быел Казанда шундый 16 урын билгеләнгән. Корбан бәйрәме өч көн – 20, 21, 22 июль көннәрендә дәвам итәчәк.


Гает намазы тәмам булуга ике сәгать тә узмаган иде, инде мәдрәсәгә корбан ите китерүчеләр дә күренде. Чалган корбаннарыгыз кабул булсын, бәйрәмнәребез мөбарәк булсын мөселман кардәшләр! Аллаһы Тәгалә барлык изгелекләрне кабул итсен, кылган гыйбадәтләребез өчен әҗерен арттырсын, нəфесебезне җиңеп, Үзе риза булырлык гамəллəр кылырга һəм рəхмəтле булган җəннəтлəренə ирешүлəребезне насыйп кылса иде.