Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт шәкертләргә дәрес бирде

Ислам динен кабул итүгә 1000 исемендәге мәдрәсәдә Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт читтән торып укучы шәкертләргә дәрес бирде. Ул безнең мәдрәсәнең иң хөрмәтле остазы, даими рәвештә шәкертләр белән аралашып тора, диплом эшләрен яклаганда комиссия рәисе булып катнаша.

 

Җәйге сессиягә мәдрәсәгә йөзгә якын шәкерт килде. Алар төрле яклардан - Башкортстан, Самара, Ульян, Киров, Курган, Свердлау, Оренбург, Татарстан, Мәскәү, Ставрополь, Чувашстан һ.б. төбәкләреннән килгән шәкертләр. Аларның барысы да диярлек имамнар, мөәзиннәр, мөгаллимнәр булып хезмәт итә. Шуның өчен укучыларның сораулары да мәхәлләдә хезмәт итү турында булды. Сорауларга тәфлисләп җавап бирелде. Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин тарафыннан Җәлил хәзрәткә рәхмәт сүзләре әйтелде.