Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Халкыбызның яшь буынын тәрбияләүдә дин әһелләре маяк булып торырга тиеш!

Бүген, Шәүвәл аеның 23 нче көнендә (4 нче июньдә), “Казань-Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә “Милли тормыш һәм дин” ХI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы узды. 


1305775.jpg


Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узды. Җыенның мәртәбәле кунаклары арасында ТР Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир Крганов, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов, Кырым мөселманнары мөфтие Әмирали Аблаев, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов һ.б. бар иде. Утырышны ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барды.  Форум Бөтендөнья татарлар конгрессы көче белән оештырыла.


1305759.jpg


Утырыш Яшел Үзән имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин башкаруында Коръән аятьләре уку белән башланды. Аннары Бөек Ватан сугышы ветераны, Калининград өлкәсе мөселманнары оешмасына нигез салучы 96 яшьлек Хәким хәзрәт Биктиев дога кылды.


1305824.jpg


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов форум делегатларын сәламләп, Ислам диненең татар халкы тормышында тоткан урынын билгеләп узды, алда Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100-еллык торганын искә алды һәм якынлашып килүче халык санын алу кампаниясе алдыннан дин әһелләренә таянуын әйтте. “Әгәр телеңне, динеңне югалтсаң, милләтнең киләчәге юк. Бу бездән башка беркемгә кирәкми», — диде Президент. Ул шулай ук: «Болгарда 1100 еллыкны үткәрү буенча зур гына эшләрне быел башлап җибәрәбез. Федераль оештыру комитеты әле юк, Татарстан оештыру комитетына бүген кул куйдык», — дип ассызыклады.


1305842.jpg


Аннары Рөстәм Миңнеханов  Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм ТР Президенты Рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин да бар иде. Бүген аңа Президент кулыннан ТАССРның 100 еллыгы медале бирелде.


1305946.jpg


Президенттан соң, форум делегатларына сәламләү сүзләре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте. Ул Татарстан Диния Нәзарәте башкарган күркәм гамәлләр, проектларны бәян итте. Пленар утырышта чыгыш ясаган Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин дин әһелләрен яшьләргә рухи тәрбия бирүне көчәйтеп, мәктәпләрдә әхлак дәресләрен кертүгә әһәмият бирүгә чакырды. 


Утырышның беренче өлеше төгәлләнгәч, делегатлар җомга намазына башкаланың Кол Шәриф, Зәңгәр, Галиев, Апанай, Мәрҗани, Кабан арты мәчетләренә юнәлде.


Җомга намазыннан соң форум эшчәнлеген дәвам итте. 3нче июнь көнне “Милли тормыш һәм дин” XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында дискуссион мәйданчыклар эше оештырылды. Бүгенге пленар утырышта әлеге мәйданчыкларның эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды.


Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиhаншин  халкыбызның рухи мирасын өйрәнү мәсьәләләренә багышланган дискуссион мәйданчыкның эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Хәзрәт ассызыклаганча, делегатларның чыгышлары эпитафик ядкәрләрне өйрәнүгә, тарихи музейлар оештыру, халкыбызның хат язу үрнәкләрен җыю, милли кул эшләрен популярлаштыру мәсьәләләренә багышланган иде.


Дискуссион мәйданчык эшчәнлегенең нәтиҗәсе итеп киләсе тәкъдимнәр кертелде: борыңгы кабер ташларын саклау буенча дәүләт күләмендә чаралар күрү, ташларны өйрәнүдә һәм барлауда галимнәрне, шәкертләрне, дин әһелләрен катнаштыру, милли кул эшләрен популярлаштыру буенча дәүләт программаларын булдыру, һәрбер төбәктә милли-мәгариф тарихи музейлары системасын оештыру, татар халкының хат язу үрнәкләрен барлау эшен җайга салу.


Шулай ук Ильяс хәзрәт Җиhаншин имам- хәзрәтләрнең халыкка дөрес юл күрсәтүче шәхес буларак рольләре хакында үз фикерләрен җиткерде. “Без милләт хакына фидәкарь хезмәт итәрлек, халкыбызның дөньясын ярата торган шәкертләр тәрбияләргә, халыкның әдәпләрен, гореф-гадәтләрен яшь имамнарыбызның аңына сеңдерергә тиешбез. Шул рәвешчә генә халкыбызның милли йөзен билгеләүче затлар барлыкка киләчәк. Халкыбызның яшь буынын тәрбияләү юлында дин әһелләре маяк булып торырга тиеш,” – дип белдерде ул.


1306188.jpg


Чыгышлар тәмам булганнан соң бертөркем имамнарга, мөгаллимнәргә, татар зыялыларына Бөтендөнья татар конгрессының һәм мәдәният министрлыгының бүләкләре тапшырылды. Алар арасында безнең мәдрәсәнең мөгаллиме Зөлфәт хәзрәт Мингалиев тә бар иде. Аңа “Мәдәнияттә казанышлар өчен” исемле билге тапшырылды.


1306323.jpg


Шунысы куанычлы, форумда бүләкләнүчеләр арасында безнең мәдрәсәдә укып чыккан күренекле дин әһелләре дә күп иде. Мәсәлән, җомга намазына кадәр Президент кулыннан олы бүләкләрне Хант-Манси-Югра автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, Чувашия Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов алды, Киров өлкәсе мөфтие Нияз хәзрәт Кашапов Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


1305903.jpg


1305914.jpg


1306341.jpg

5 июнь көнне Форум делегатлары Спас районы Болгар шәһәрендә «Изге Болгар җыены»нда катнашачак.