Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәбез мөдире һәм мөгаллимнәре укуларда катнашты

Мәдрәсәбез мөдире һәм мөгаллимнәре укуларда катнашты

15-16 нчы март көннәрендә Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районы Җәмигъ мәчетендә бер төркем дин әһелләре, зыялылар, галимнәр катнашында күренекле татар дин эшлеклесе Галимҗан Баруди елы кысаларында XVI Кулаткы укулары узды. Укулар барышында “Ана булу – бөек исем. Нәрсә җитә ана булуга!” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция һәм “Бөтен күрке ана булуда...” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы оештырылды.

Әлеге чарада кунаклардан Татарстан Диния нәзарәтеннән, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге, Самара өлкәсе, Ульян шәһәре имамнары катнашты.

XVI Кулаткы укуларында безнең республикабыздан Татарстан мөселманнарының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Фәнис улы Шакиров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров, Самара Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Иршат хәзрәт Сафин, Иске Кулаткы районы администрациясе башлыгы Эдуард Ганиев, Илдар Аблязов һ. б. катнашты.

DSC_0698-1.jpg

Укуларның беренче көнендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев мәетнең бакыйга күчүеннән елына кадәр бәйле булган шәргый йолалар һәм горефләрнең тәртипләре турында сөйләде. Әлеге чарада мәдрәсә мөгаллимнәре Зөлхия абыстай Гарифуллина һәм Венера абыстай Заһретдинова мәчет абыстай мөгаллимнәре өчен хатын кыз мәетенә кагылышлы мәсьәләләрдә төн саклау, мәетне юу, кәфенләү, рухына Коръән аятьләре укып багышлау тәртипләре турында дәрес бирделәр. Кулаткы укулары программасына күренекле татар дин галиме Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәте Исламия” китабы буенча тест сорауларына җавап бирү дә каралган иде. Тестны язма рәвештә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге мөдире Нияз хәзрәт Сабиров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөгаллиме Хәйдәр хәзрәт Койрыков оештырды.

Көннең икенче яртысында Яңа Зимница авылында дәфен кылынган ишан Хәбибулла хәзрәт Хәнсәвәрнең (1805-1897) кабере зиярәт кылынды.

Шушы чараны, җыенны оештыручы һәм алып баручы да Иске Кулаткы районы башлыгы, Саратов «ГЭКСАР» электротехник заводы генераль директоры Эдуард Әнвәр улы булды. Кулаткы укуларының икенче көнендә танылган галимнәрнең, дин эшлеклеләренең чыгышлары тыңланды. “Ана булу – бөек исем. Нәрсә җитә ана булуга!” фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы узды. Утырыш барышында Эдуард Әнвәр улы Ганиев җәмгыятебезне борчыган бер мөһим мәсьәләне күтәрде. Ул – яшүсмерләрнең үз-үзләренә кул салып, бу дөнья белән бик иртә хушлашулары. Белгечләр, психологлар баланың үзенә кул салу сәбәбе – олылар тарафыннан игътибарсызлык күрсәтелү, диләр. Шул исәптән, укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналар... Укуларда катнашучылар суицидтан саклануның төп кагыйдәсе – игътибарлы булу дигән нәтиҗәгә килде. Самара Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Иршат хәзрәт Сафин “Аллаһы биргән җан Аның хокукы буенча гына алыныр” дигән темага доклад ясады.

Татарстан Республикасы мөселманнарының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әниләрне, апаларны гомер буе хөрмәтләү темасына “Ни җитә ана булуга!..” дип исемләнгән бик тә эчтәлекле вәгазь сөйләде. “Хатын-кызның дәрәҗәсе, җәмгыятьтәге статусы дөньяга күпме гүзәллек тудырганына, аларны ничек тәрбияләгәненә карап бирелергә тиеш”, – дип белдерде Җәлил хәзрәт.

Райондагы демографик торыш турында Ульян өлкәсе Кулаткы районы муниципаль берәмлеге администрациясе башлыгының кеше потенциалын үстерү буенча беренче урынбасары Венера Адельхановна Деникаева чыгыш ясады.
Укуларда администрация вәкилләре дә катнашты. Ульян өлкәсе Губернаторы администрациясенең гаилә һәм демографик сәясәт буенча Идарә начальнигы, дүрт бала анасы булган Желтова Ольга Владимировна чыгыш ясады. Ул демографик күрсәткечләрне яхшырту һәм гаиләне ныгыту турында сөйләде.

DSC_0727-1.jpg

Мөселман өммәте алдында хәл итәсе мәсьәләләр турында башка катнашучылар тарафыннан да бик матур чыгышлар яңгырады. Ульян өлкәсе татар мохтәрияте рәисе Рәмис Фарук улы Сафин укуларны оештырган өчен рәхмәтләрен җиткерде. Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Э.Ә.Ганиевка игелекле хезмәте, традицияләр үсешенә һәм сакланышына зур өлеш керткәне өчен “Муса Җәлилнең тууына 100 ел” медале белән бүләкләде. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Эдуард Әнвәр улы Ганиевка Рәхмәт хаты тапшырды.

DSC_0804-1.jpg

Мондый укулар уналтынчы тапкыр халкыбызның асыл улы – иганәче Эдуард Әнвәр улы Ганиев җитәкчелегендә узды. Аллаһы Тәгалә алга таба да ил-көннәребезгә иминлекләр биреп, шулай бергә җыелуларыбызны насыйп итсә иде.