Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын каршылап Коръән уку бәйгесе узды

Татарстан мөфтияте, Азнакай мөхтәсибәте һәм хакимияте, КИУның Коръән-хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан Коръән уку буенча ике зур бәйге уздырылды. Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын каршылап һәм Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрелгән әлеге чаралар Азнакай шәһәре мәдәният сараенда узды.


IMG_20210530_184313_586.jpg


IV “Әсләм” Коръән укучыларның төбәкара бәйгесе Коръәннең соңгы ике һәм соңгы алты җүзен белү буенча үткәрелде. Беренче номинация – ике җүзне яттан белү буенча 20 кеше, алты җүз буенча 9 кеше катнашты. Катнашучылар Казаннан, Лениногорск, Сарман, Кукмара, Саба, Мамадыш, Буа, Бөгелмә, Биектау, Мөслим, Баулы, Балтач, Ютазы, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы мөхтәсибәтләреннән, Ханты-Манси автономияле округыннан килде. Татар мәкаме буенча бәйгедә 12 кеше катнашырга теләк белдерде.


Бәйгедә татар яки башкорт телләрен белгән ир-атлар катнашты, яшь чикләүләре куелмады.


Бәйгене ачып җибәреп, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашучыларны Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. 


“Без хәзерге вакытта үз күзләребез белән дини күтәрелешнең күркәм мизгелләрен күрәбез, моннан 20-25 ел элек зурлап үткәрелгән Коръән бәйгеләре турында без хыяллана гына идек әле. Дин әһелләре хакимият вәкилләре белән берләшеп, Әсләм ага Шакиров исемен йөрткән бик күркәм Коръән бәйгесен оештырды. Әлеге чараның әһәмияте Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү вакыйгаларына багышлап үткәрелүе белән янә дә арта. 2022 елда бабаларыбызның үз ихтыярлары белән рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүләрен билгеләп үтәчәкбез. Халкыбыз ислам динен кабул иткәч бөек дәрәҗәләргә ирешә. Дин безне башка дин, милләт вәкилләренә миһербанлы булырга өйрәтте, без бу күркәм традицияне хәзер дә саклыйбыз”, – дип билгеләп үтте Илфар хәзрәт.


Быел дүртенче тапкыр Азнакайда узучы төбәкара бәйге кысаларында беренче тапкыр татар мәкаме белән иң яхшы Коръән укучы да ачыкланды. “Изге юбилей елы алдыннан татар мәкаме белән иң яхшы укучыны билгеләвебез бик мөһим. “Ий иман китерүчеләр, белә торып Аллаһы Тәгаләгә, Аның әманәтләренә һәм Аллаһның Рәсүленә хыянәт итмәгез”, – диелә Коръәндә (“Әл-Әнфәл” сүрәсе, 27-нче аять). Динебез, Коръән, Пәйгамбәребезнең Сөннәте, әти-әниләребезнең, балаларыбызның, милләттәшләребезнең хакы – әманәт, туган җиребез, телебез – әманәт”, – дип ассызыклады Илфар хәзрәт. Шушы әманәтне сакларга Аллаһ Раббыбыз барчаларыбызга да насыйп итсен!" – дип теләген җиткерде ул.


Азнакай районы имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин районда Коръән бәйгеләрен үткәрү тарихы белән таныштырып, быелгы бәйгенең Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы чараларын башлап җибәрүгә багышлануын, шуңа өстәп татар мәкаме бәйгесе дә кертелүнең әһәмиятен билгеләп үтте: “Тукай үз шигырендә “бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән” дип әйтә. Нинди моң белән көйләгән? Коръән моңы белән. Һәм нинди хикәят сөйләгән? Коръән аятьләренең тәфсирләрен һәм пәйгамбәрләр тарихын. Бүгенге чара татар мәкамен кайтаруда зур бер адым булса иде”, – дип теләген җиткерде. “Коръән йөрәкләрне йомшарта, тәнгә шифа бирә. Коръәнне уку һәм тыңлау – зур савап”, – диде ул.


Нәзарәтнең шәригать бүлегенең баш белгече, бүгенге Коръән бәйгесенең баш хөкемдары Илнур хәзрәт Хәйруллин конкурсны үткәрү һәм нәтиҗәләр ясау тәртибен аңлатып үтте. “Әгәр дә мөселманнар Аллаһның Китабын укырга җыелса, бу мәҗлесне фәрештәләр урап алыр һәм катнашучыларның йөрәкләренә тынычлык иңәр. Коръәнне өйрәнү һәм дөрес уку – һәр мөселманның бурычы булып тора. Мондый бәйгеләр Коръәнне өйрәнергә, ятларга бер этәргеч. Дөрес укудан тыш, без Коръәнне укып фикерләргә, Аллаһның әмерләрен үтәргә, тыйганнарыннан тыелырга тиешлебез”, – диде ул. Конкурсантларның чыгышларына, халыкара стандартларга нигезләнеп, 100 балл системасы буенча бәя бирелде. Беренчедән, укучының Коръәнне яттан белүенә, тәҗвид кагыйдәләрен саклавына, матур укуына игътибар ителде. 


Жюри составын Россиядә генә түгел, бар ислам дөньясына билгеле хәзрәтләр, галимнәр тәшкил итте. Татарстан мөфтиятенең шәригать бүлегенең баш белгече, Коръән-хафиз Илнур хәзрәт Хәйруллин җитәкчелегендә Ибраһим хәзрәт Сабиров (Бөтендөнья Коръән-хафизлар оешмасы вәкиле), Габдерәшит хәзрәт Фәизов (КИУның Коръән-хафизлар әзерләү үзәге директоры) катнашучыларга гадел бәяләрен бирде. 


Көн дәвамында көч сынашкан конкурсантларның чыгышларын тыңлап, бәяләп, жюри нәтиҗәләрен игълан итте.


“Коръәннең соңгы ике җүзен яттан белү” номинациясендә җиңүчеләр:

I урын – Сабиров Рамазан (Казан, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә);

II урын – Әүхәдиев Габдрахман (Сарман);

III урын – Хәбибуллин Тимур (Ютазы).

“Коръәннең соңгы алты җүзен яттан белү” номинациясендә җиңүчеләр:

I урын – Әүхәдиев Габделгазиз (Әлмәт);

II урын – Шәрипов Әхмәд (Кукмара, КИУ);

III урын – Бикбаев Мөхәммәд (Казан, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә).

Татар мәкаме белән Коръәнне дөрес итеп уку буенча Халыкара бәйге җиңүчеләре:

I урын – Әбсәләмов Нурислам (Казан);

II урын – Хаҗиев Илназ (Казан);

III урын – Фәсахов Рәмис (Алексеевск).


Җиңүчеләр акчалата бүләкләр белән бүләкләнде.


Татар мәкаме белән Коръәнне иң яхшы укучы Казанда яши, аңа 38 яшь. Ул конкурска үзлегеннән әзерләгән, аңа татар мәкамен өйрәнергә Рамазан аенда әйтелә торган зикерләр ярдәм иткән. Ул хәзерге вакытта КИУның Коръән-хафизлар әзерләү үзәгендә сәркатип булып эшли. Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани исемендәге 2-нче татар гимназиясен, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең кичке бүлеген тәмамлаган. Акчалата бүләктән тыш, ул Татарстан мөфтиенең махсус бүләге – гомрәгә юллама белән бүләкләнде.