Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә олы кунаклар!

Бүген Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов һәм Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев мәдрәсәнең эшчәнлеге белән таныштылар.


f56194d7-dd41-49ec-865e-de19644c5bb4.jpg


Кунакларны мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм иганәчеләр шурасы рәистәше Вәдүт хаҗи Вафин каршы алдылар. Танышу, яңадан төзекләндерелеп сафка баскан тарихи мәдрәсә бинасыннан башланып китте. Ильяс хәзрәт мәдрәсәнең тарихы белән таныштырды, тарихи фотолар, документлар күрсәтте. Марат Әхмәтов, төрле сыйныфларда булып, уку йортының көндезге уку бүлеге шәкертләре белән танышып чыкты. Шәкертләр Г.Тукай шигырьләрен сөйләп, үзләре турында да әйтеп киттеләр.


74a72d45-0e89-40d4-8982-7cc3a07adc04.jpg


Кунаклар мәдрәсә ихатасында урнашкан умартачылык, спорт мәйданы, алма бакчасын карап чыктылар. Ал мәчет бинасында китапханә, умартачылык сыйныфы, яңартылган фарыз залын карадылар. Икенче катта урнашкан мәдрәсә музеенда тарихи эпиграфик, эпитафик үрнәкләргә, борыңгы китапларга, көнкүреш әсбапларына игътибар бирелде.


2b47bacf-16ae-459d-ae91-be3b0bac6d93.jpg


Ахырдан, эшлекле фикер алышулар вакытында, мәдрәсәнең исеме Ислам динен кабул итүгә 1000 ел булгач, киләсе елда узачак 1100 еллыкны билгеләп үтү чараларының да кайсылары бу уку йорты белән бәйле булырга мөмкин дигән тәкъдимнәр булды.