Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Викторинада җиңүче шәкертләр кыйммәтле бүләкләр һәм диплом белән бүләкләнде

Викторинада җиңүче шәкертләр кыйммәтле бүләкләр һәм диплом белән бүләкләнде

17 нче март көнне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә җомга намазыннан соң Әхмәтһади Максудиның "Гыйбадәте Исламия" китабы буенча узган викторинада җиңүчеләр бүләкләнде.
Мәдрәсәбез мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин җиңүчеләрне тәбрикләде һәм кыйммәтле бүләкләр, дипломнар тапшырды. Беренче урынга икенче курс шәкерте - Рушан Әхмәтҗанов, икенче урынга - Данил Назыров (икенче курс), өченче урынга Билал Миңнегалиев (беренче курс) лаек булды.
Ильяс хәзрәт җиңүчеләргә уңышлар теләде һәм бу җиңү белән генә тукталып калмыйча, яңа белем-күнекмәләр алырга чакырды.