Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә әһелләре «Безнең мирас» журналы уздырган ифтар мәҗлесендә катнашты

Безнең уку йорты белән тыгыз элемтәдә торган журнал мондый мәҗлесне Рамазан аенда ел саен оештыра.


«Безнең мирас» журналы редакциясе һәм аның баш мөхәррире Ләбиб Лерон быел ифтар ашын «Милләт йорты» нда уздырды. Ифтар ашына татар журналистлары, галимнәр, дин әһелләре, шәкертләр җыелган иде. Мәҗлестә безнең мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт, шәкертләр катнашты.


pnC9UpBMlkk.jpg


Ифтар мәҗлесен Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Җыелган җәмәгатне «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков, «Идел-пресс» нәшрият комплексының генераль директоры Әнәс Аскаров, Ильяс хәзрәт, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов, җырчы Миңгол Галиев, Камал театры артисты Әзһәр Шакиров, депутат Камил Нугаевка сәламләде.


Мәҗлестә безнең мәдрәсә шәкертәре Коръән укыды, Габдулла Тукай шигырләрен сөйләделәр.