Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәбездә «Гыйбадәте исламия» китабы буенча викторина узды

Мәдрәсәбездә «Гыйбадәте исламия» китабы буенча викторина узды

Мәдрәсәбездә Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» исемле китабы буенча викторина узды. Аны фикъһе (ислам хокукы) фәне мөгаллиме Илдар хәзрәт Ситдыйков үткәрде.
Әхмәтһади Максуди – атаклы татар галиме, җәмәгать эшлеклесе, журналист. Ул язган дәреслекләр, китаплар бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый һәм төрле милләт кешеләре тарафыннан кулланыла. Аның иң мәшһүр хезмәтләренең берсе – «Гыйбадәте исламия» китабы. Бу китап Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча һәр мөселман белергә тиеш булган шәригать хөкемнәре, динебезнең нигезләре белән танышыра. Шулай ук анда еш кулланыла торган догалар, ислам бәйрәмнәре, мөбарак көннәр һәм кичәләр турында язылган. “Гыйбадәте исламия” һәр татар мөселманының өстәл китабы булырга тиеш.
Викторина сораулары гакыйдә (иман шартлары), ислам нигезләре (намаз, ураза, зәкят, хаҗ), мөселман бәйрәмнәре һәм мөбарәк кичәләр турындагы сораулардан гыйбарәт булды. Мәсәлән,  
1. Нәрсә ул фарыз?
2.Коръәндә ничә пәйгамбәр искә алына?
3. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Мәккәдә ничә ел пәйгамбәр була?
4. Ир балалар ничә яштән балигъ булып санала?
5. Тәһарәтнең ничә фарызы бар?
6. Ирләр кыям вакытында кулларын кая куерга тиеш?
7. Имам сүрәләрне укыган вакытта моктәди (имамга оючы) нәрсә укырга тиеш?
8. Тәравих намазы ничә рәкәгатьтән тора?
9. Нәрсә ул гошер?
10. Нәрсә ул фидия?
11. Һиҗри буенча яңа мөселман елы нинди айдан башлана? һ.б.
Киләчәктә Әхмәтһади Максудиның каберен зиярәт кылу да ниятләнә.