Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

«Мәдрәсә — белем чишмәсе» исемле театральләштерелгән дини концерт узды

Концерт мәдрәсәдә гыйлем алу темасына багышланган иде. Анда безнең мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, уку йортыбызның иганәчеләр шурасы рәисе Фәрит хаҗи Мифтахов булды. Алар спектакль беткәч, аның авторларын, тирән мәгънәле тамаша өчен, ихластан котладылар һәм рәхмәтләрен белдерделәр. Ильяс Халиков мәдрәсә җитәкчесенә театр коллективы исеменнән рәхмәтләрен җиткерде, аңа символик мәгънәле минбәр макетын тапшырды. Театр җитәкчесе әлеге концертны Татарстан районнарында, төрле өлкәләрдә күрсәтергә планлаштыруларын һәм Казанда Рамазан аеннан соң да оештырырга уйлауларын әйтте.


ceb269f7-9a61-4b1f-98c1-e47f799aede2.jpg


Әлеге театральләштерелгән концертта Ильяс Халиковның дини җырлары һәм «Мөнбәр» театрының спектакле үрелеп барды. Спектакльдә мәдрәсә укучыларын һәм хәзрәт рольләрен үзешчән артистлар Ленар Хамматов, Айназ Газизов, Илназ Галиәхмәтов һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марат Бязитов башкарды.



Спектакльнең төп максаты — мәдрәсәдә белем алуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтү. Шәкертләр мәдрәсәгә төрлесе төрле сәбәп белән укырга керә. Берсе авыл хәзрәте булып эшләргә теләп, икенчесен бабасы танышлары аша керткән, ә өченчесе «әти-әнисе биш вакыт намаз әһеле булганга». Үзләре дә ни өчен мәдрәсәгә укырга кергәннәрен тулысынча аңлап бетерә алмаган шәкертләр ахыр чиктә мәдрәсәдә укуның асылына төшенә.


Шулай ук спектакль дәвамында нәрсә ул гошер сәдакасы, салават әйтү, тел белән нинди гөнаһлар кылып булуы әйтелде. Хәзрәт мәдрәсә укучылары җавап бирә алмаган сорауларны, өченче курс студентлары дип атап, тамашачыларга юллады. Залда утыручылар хәзрәт сорауларына җавапны белде.


VVS_6082.jpg


Ильяс Халиков башкарган дини җырларның күпчелегенең авторы — аның җәмәгате Нурфия Халикова. Концертта чишмә турында җыр белән Ильяс Халиковның кызы Хәнифә дә чыгыш ясады. Хәзерге вакытта Халиковлар өч кыз тәрбияли.