Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Шәкертләрнең ата-аналары белән очрашу узды

3 апрель көнне мәдрәсәдә  укучы шәкертләрнең ата-аналары белән очрашу булды. Якын араларны ерак итеп, Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче мөселман кардәшләребез,  балаларының   туган  уку йортына әверелгән бинага җыелдылар.  



Алар башта мәдрәсә белән таныштылар, торак һәм уку бүлмәләрен, мәдрәсә  музеен карадылар. Аннан соң алар иң зур сыйныф бүлмәсендә мәдрәсә җитәкчелеге һәм мөгаллимнәре белән  очрашты.


20210403_102526-1.jpg



Ильяс хәзрәт  ата-аналарга мәдрәсә тәртипләре турында сөйләде, уку-укыту барышында туган  сорауларга тукталды.  Ул: «Бу шәкертләр безнең динебезнең, милләтебезнең киләчәге. Әйдәгез аларны тәрбияне мәдрәсәдә дә, өйдә дә өзлекле алып барыйк», - диеп  җыелган ата-аналарга мөрәҗәгать итте. Шулай ук ул Рамазан ае вакытында тәтъбик итү шартларын сөйләде. Аяз хәзрәт  һәрбер укучының өлгереше, узган бәйгеләрдә катнашу нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде, кайсы фәннәргә бигрәк тә әһәмиять бирү кирәклеге турында ассызыклап үтте.  Равиль хәзрәт ана теленә игътибар бирүнең, өйдә чагында да булачак имамнарга халыкка, гыйбадәт кылып, дәгъвәт итеп үрнәк күрсәтү зарурлыгы турында  әйтеп узды.


Мәдрәсә шәкертләре ата-аналарга Г.Тукай шигырьләрен сәнгатьле сөйләп күрсәттеләр.


20210403_110251.jpg



Барлык ата-аналар да мәдрәсәдән канәгать булып кайтып киттеләр.