Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Ватанны сөю – иманнандыр

Бу сүзләр – пәйгамбәрләр Солтаны Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең безгә әйтеп калдырган васыяте, мөбарәк бер хәдиседер.
Ватан алдында да бурычларыбыз бар. Ватан да — тəкъдир, туган җир дə — тəкъдир, берəү дə туган җирен сайлап ала алмый. Кеше кайсы җирдə туган, шул җирне хөрмəт итəргə, яратырга һəм аңа куркыныч янаганда, гомерен дə жəллəмичə, туган җирне сакларга тиеш.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: “Бер сәгать сакта (постта) тору мең көн нәфел гыйбадәт кылудан саваплырак”, – дигән. Шушы хәдис илне саклауның никадәр әһәмиятле икәнен күрсәтә, без балаларыбызны, бигрәк тә ир балаларны тәрбияләгәндә илебезнең сакчылары итеп тәрбияләргә кирәклекне онытмаска тиешбез.