Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Коръән Кәримне яттан белү буенча бәйгеләр узды
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсендә Аллаһының олугъ нигъмәте булган Коръән Кәримне яттан белү буенча мәдрәсә бәйгесе оештырылды. Анда мәдрәсәнең 1.2.3 нче сыйныф шәкертләре катнаштылар.
Бәйгегә хөрмәтле кунаклар да килгәннәр иде. Шәкерләрнең тырышып укып, ныклап хәзерләнгәннәре күренде, алар Коръәнне матур итеп мәкам һәм дә тәҗвид белән укыганнарына хөрмәтле жюри әһелләреннән булган Ибраһим хәзрәт Сабиров, Идрис остаз, мәдрәсәбезнең Коръән мәгаллиме Хәйдәр хәзрәт Койрыков бәя бирделәр.
Бәйгегә килеп, шәкертләрнең укыганнарын тыңлар өчен, мәдрәсәбезнең остазлары, Татарстан Диния нәзарәтеннән уку-укыту бүлегеннән Айнур хәзрәт Юсыпов, БТКонгрессының Казан бүләкчәсе җитәкчесе Фәрид хаҗи Мифтахов та килгәннәр иде.
Бөйге тәмам булгач,, жюри нәтиҗә чыгарды. Беренче урынны Бикбаев Мөхәммәд, икенче урынны Мостафин Камил, өченче урынны Сабиров Рамазан алды.
Җиңүчеләргә мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин кыйммәтле бүләкләр һәм мактау кәгазьләре бирде. Бәйгедә Беренче биш урынга ия булучылар 25 февраль көнне республикакүләм уза торган бәйгедә катнашырга сайлап алындылар. Шәкертләребезгә уңышлар теләп дога кылдык.
Бу зур бәйгедә дә безнең шәкертләр сынатмады. Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә Коръәннең 30-нчы җүзен белү буенча мөселман белем бирү оешмалары арасында команда бәйгесендә үзләренең гыйлемнәрен күрсәттеләр һәм бәйге нәтиҗәсе буенча икенче урын алдылар.