Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов - мәдрәсәбезнең горурланырлык шәкерте

17 февральдә Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәге казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдиновка 45 яшь тулды, аның Тәтеш районы имам-мөхтәсибе вазифасына керешүенә 25 ел тулды.


19 февральдә, шушы күренекле вакыйга уңаеннан Тәтеш шәһәренә эш визиты белән Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, “Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рафаэль хәзрәт Нәҗметдинов, Казан шәһәрендәге Тәтеш якташлар җәмгыяте рәисе Харис Бәдретдин улы Камалиев килде. Олы кунакларны башта Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов кабул итте. Ул Инсаф хәзрәтнең 25 ел эшчәнлегенә зур бәя биреп аны район хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде.


IMG_7668.jpg


Тантаналы чараларның төп өлеше үзәк мәчеттә дәвам итте. Җомга намазын, бик гыйбрәтле вә эчтәлекле вәгазь сөйләп Җәлил хәзрәт укытты. Ул үзенең халыкка мөрәҗәгатендә динебезнең матурлыгын һәр кеше үз мисалында күрсәтергә зарурлыгы турында әйтте. Баш казый фикеренчә, бу этник һәм дини җирлектә барлыкка килергә мөмкин күп кенә аңлашылмаучанлыкларны юкка чыгарырга ярдәм итәчәк. Җәлил хәзрәт районга һәм барлык Татарстанга тынычлык һәм бәрәкәт сорап дога кылды. Җәлил хәзрәт матур итеп Инсаф хәзрәтне Тәтеш районы имам-мөхтәсибе вазифасына керешүенә 25 ел тулу белән ихлас матур итеп котлады, аның көньяк-көнбатыш төбәк казые буларак башкарган эшләренә югары бәя бирде.


6f4798c5-ef63-40b1-9e7d-fb836d7b33f1.jpg


Инсаф хәзрәт 1997 елда, безнең уку йортын - Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәне тәмамлаган иде. Шул уңайдан аңа тәбрикләү сүзләрен мәдрәсә мөдире һәм остазы Ильяс хәзрәт Җиһаншин җиткерде: “Ул бик яшь килеш күпмилләтле Тәтеш районында мөхтәсиб вазифасына кереште. Барлык милләт, дин вәкилләре белән элемтәләр булдырды, яшен-картын якын күреп, җиренә җиткереп, намус белән эш алып бара. Киләчәктә дә шулай сынатмыча дәвам итсен иде, ин шәә Аллаһ!”. Ул юбилярга "Бөтендөнья татар конгрессы" халыкара Берлеге исеменнән Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен" медален тапшырды. Ильяс хәзрәт үзенең шәкертенә мәдрәсә бүләкләрен дә тапшырды һәм олы бүлзк итеп Инсаф хәзрәтнең башына чалма кидерде.


7ffe514d-f377-497c-bc86-483d6dd5225d.jpg


Рафаэль хәзрәт Инсаф хәзрәткә иҗтимагый хезмәтләре өчен В.И.Ленинның 150 еллыгына багышлап чыгарылган юбилей билгесен тапшырды. Күркәм чыгышлар һәм бүләкләүләр Казаннан килгән Ильяс Халиковның моңлы мөнәҗәтләре белән үрелеп барды.


DSC_8332.jpg


Инсаф хәзрәт олы юбилее уңаенннан башка бүләкләр дә алды. Милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны ныгыту, исламның асыл кыйммәтләрен үстерү һәм нәзарәт белән уңышлы хезмәттәшлек өчен аны Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәтнең “Бердәмлек” медале белән бүләкләде.