Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Мәдрәсәдә укытучылар җыелышы булды
Мөгаллимнәр шурасының көн тәртибендә: Мәдрәсәнең әхлак һәм тәрбия мәсьәләләре, бәйгеләр үткәрү вакытларын тәгаенлау, ата-аналар җыелышын уздыру һәм язгы каникул вакытын билгеләү мәсьәләләре торды. Һәрбер пункт буенча да фикер алышулар, җитди сөйләшүләр барды.
Коръән бәйгесе 24 февраль көнне мәдрәсәдә узачак дип карар кылынды. Җиңүчеләрдән 5 шәкерт республика буенча оештырылган бәйгедә катнашак! Габдулла Тукай шигырьләрен эчтәлекле, әһаңлы уку бәйгесенең беренче туры март башында, ә нәтиҗә ясау - финал бәйгесе 24 мартта узачак! Шәкертләр күренекле татар зыялылары, имамнардан торган комиссия алдында имтихан тотачак.
Әлегә мәдрәсәдә бәйгеләргә ныклы әзерлек бара.