Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсе – милләтебез хәзинәсе

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте тарафыннан нәшер ителгән милләтебез хәзинәсен - “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” дип исемләнгән китапны тәкъдим итүгә багышланган күркәм чара узды. Мөхтәрәм дин әһелләре – Татарстан мөселманнарының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин белән очрашуга милләттәшләребез тамаша залын шыгрым тутырып килгән иде.


DSC_0056.jpg


Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин очрашуда катнашучыларны сәламләп, “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” китабын Ульяновск өлкәсе татарларына түләүсез бирүе өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт сүзләрен юллады. Без әлеге бүләкне ике мөфтияткә, татар автономиясенең район советларына һәм милли оешмаларга бүлеп бирдек, диде ул. Аннары Яңа шәһәрнең Ленин Комсомолы проспектындагы мәчетнең имам-хатыйбы Азат хәзрәт Әхмәтов Коръәни-Кәримнән сүрә укыды, ә Җәлил хәзрәт Фазлыев ил-көннәребезгә тынычлык һәм иминлек теләп, дога кылдырды. Халкыбызның мәшһүр шагыйре Габдулла Тукай һәрвакытта да Аллаһы Тәгаләгә якын булырга тырышкан, “Коръән укысам” дигән шигыре әнә шуңа дәлил булып тора, диде ул. Ә Ильяс хәзрәт Җиһаншин Татарстан мөфтие Камил хәзрәтнең милләттәшләребезгә кайнар сәламен ирештереп, “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” китабының фикһ галимнәре белән тел белгечләренең җиде ел буена зур хезмәт куюлары нәтиҗәсендә дөнья күрүе турында хәбәр итте. Ул Рамис Сафин, Исхак Хәлимов, Варис хаҗи Равилов, Асия хаҗия Мөлекова, Рафаэль Назмутдинов белән Рөстәм хәзрәт Сафинның, шулай ук мәрхүм Әюп хәзрәт Дебердеев белән Фатыйх хәзрәт Алиулловның Ульяновск татарларының телен һәм динен саклап калуга бәһасез өлеш кертүләре турында сокланып сөйләде.


DSC_0111.jpg


Аннары Җәлил хәзрәт газиз ана телебезне, саф вә пакь динебезне саклау юллары турында ифрат та тирән мәгънәле, бай эчтәлекле вәгазен җиткерде.

– Татар телендә нәшер ителгән әлеге тәрҗемә – халкыбыз хәзинәсе. Аны барыбыз да укып чыгарга тиеш. Бала-оныкларыбызга җиңел булсын өчен алар белән хәзер русча гына сөйләшәбез бит. Югыйсә, Аллаһы Тәгалә безгә ана телен әманәт итеп биргән. Ә әманәтне ничек саклавыбыз һәм кемгә тапшыруыбыз турында Кыямәт көнендә җавап бирергә туры киләчәк. Менә тиздән, сентябрь аенда кабат халык санын исәпкә алу көтелә. 2010 елгы перепись нәтиҗәләренә караганда, руслар – 5 миллионга, татарлар 200 меңгә кимегән, ә менә башка мөселман халыклар саны, киресенчә, арткан. Милләтебезне саклап калу өчен нәрсә эшли алабыз соң? Беренче чиратта, динебезне үстерергә, җәелдерергә кирәк. Чөнки тел белән бергә дин дә югала. Катнаш никахлар аеруча зур зыян сала. Бүгенге яшьләребезнең 45 проценты башка милләт кешеләре белән гаилә кора. Дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани сүзләренә таянып, икенче урынга милли киемне куяр идем. Ни гаҗәп, татар әби-бабайлары милли кием киеп йөрмиләр. Башыма яулык бәйләп куеп, картаясым килми әле, ди 79 яшьлек бер әби. Шулай ук безнең алдыбызда җанны саклау бурычы тора. Татар милләте юкка чыкмасын, ишәя барсын өчен һәр гаиләдә кимендә өч бала булырга тиеш. Статистика мәгълүматлары раславынча, Россиядә хатын-кызлар, ир-атлар белән чагыштырганда, 10 миллионга күбрәк. Өстәвенә, көн саен 11 мең (!) аборт ясала. Сәламәт буын тәрбияләү өчен бары тик хәләл ризык белән тукланырга кирәк, чөнки хәрәм азык ихтыяр көчен бетерә. Хәләл юл белән мал табу һәм аны милләтебез, динебез үсешенә сарыф итү, бала-оныкларыбызны һөнәргә, ниндидер кәсепкә өйрәтеп үстерү – өченче максатыбыз. Нәселне саклау мәсьәләсе дә кискен тора. Шуны исебездә тотсак иде: бары тик яхшыга яхшыны кушкач кына яхшы килеп чыга. Мәхәббәтне беренче урынга кую, җиңелчә генә уйлау нәтиҗәсендә, яшь гаиләләрнең 60 проценты таркала, балалар ятим кала. Бездә яшь парларның 90 проценты аерылыша, ди Татарстанның Лаеш районы башлыгы. Акылны саклау – мөһим бурычларның берсе. Әлбәттә инде, тәкъдир туганда ук язылган, аны беркем дә үзгәртә алмый. Әмма һәркем туры, дөрес, иманлы юлдан барырга тырышырга, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешергә омтылырга тиеш,- диде Җәлил хәзрәт.


DSC_0250.jpg


Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең баш казые очрашуда катнашучыларны кызыксындырган күпсанлы сорауларга да бик теләп җавап бирде. Мәсәлән, автомобиль юллары буена авариягә эләгеп һәлак булучылар истәлегенә һәйкәлләр куюны кирәк дип тапмавы турында белдерде. Авариядә үлүче анда җирләнмәгән бит, шуңа күрә кирәк әйбер түгел бу, диде хәзрәт. Ә менә Коръән сүрәләре язылган газета-журналлар һәм китапларны теләсә кая ташламаска, аларны яндырырга яки күмәргә киңәш итте. Шулай ук өйдә фоторәсемнәрне стенага элеп я булмаса шкафка тезеп куймаска, аларны фотоальбомда сакларга кирәклеген ассызыклады. Фоторәсем эленгән өйгә фәрештәләр кермәс, диде баш казый. Ул Яңа елны каршылау мәсьәләсенә дә ачыклык кертте. Яңа ел – христиан дине белән бәйле булмаган дөньяви бәйрәм ул, шуңа күрә аны билгеләп үтүдән түгел, ә үзебезнең Корбан һәм Ураза бәйрәмнәреннән өстенрәк куюдан куркырга кирәк, диде Җәлил хәзрәт. Хатын-кызларның зиратка керү мәсьәләсенә дә аерым тукталып үтте. Хатын-кызларыбызга зиратка керергә рөхсәт ителә, әмма алар госелле, тәһарәтле булырга, өсләренә тиешле кием кияргә тиеш, әлбәттә, кабер янында елап утыру тыела, диде хәзрәт. Шулай ук Аллаһы Тәгаләне телгә алган вакытта, мәсәлән, дога кылганда, теләкләр теләгәндә, Раббыбыз сүзе белән беррәттән, Ходай, Тәңре сүзләрен куллану дөрес булуы турында белдерде. Әлеге сүзләрне кулланган чакта без, әлбәттә инде, Аллаһы Тәгаләне, Раббыбызны истә тотып, бары тик Аңа гына мөрәҗәгать итәргә тиеш, диде ул. Баш казый сүзләренчә, хәрәм ризыкны бары тик ачтан үлү куркынычы янаган очракта гына ашарга ярый.


DSC_0574.jpg


DSC_0628.jpg


Очрашуда катнашучыларны Ульяновск шәһәр Думасы рәисенең беренче урынбасары Алсу Айзатуллина сәламләде. Ул күркәм чараны оештыручыларга һәм Казан кунакларына рәхмәт сүзләрен ирештерде. Хәзер шәһәребез татарларының изге китапны үз ана телебездә уку мөмкинлеге бар, бу – бәяләп бетергесез зур бүләк, абруйлы дин әһелләре белән шундый очрашуларны зуррак залларда ешрак оештырырга кирәк, диде Алсу Фәрит кызы. Ә Ильяс хәзрәт Җиһаншин яңа гына табадан төшкән дини китапны халыкка тәкъдим итү чарасын уздыру максатында зур көч һәм тырышлык куйган өчен өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафинны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан имзаланган Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Рамис Фарук улы Татарстан мөфтиятенә Сембер рәссамы Иршат Алмакаевның ямьле Зөя елгасы буйлары сурәтләнгән картинасын тапшырды.


И.ХАСИБОВ.