Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкнең китапханәсе мәдрәсәгә тапшырылды

Мөхтәрәм остазыбызның китапларын, шәхси әйберләрен Ильяс хәзрәткә аның кызы Ләйсән ханым тапшырды

Бу чарада шулай ук мәдрәсә мөгаллиме Зөлфәт хәзрәт Мингалиев, Ал мәчет мәхәлләсенең шурасында торучы твнылган җырчы Нияз Җаббаров катнашты. Алар Җәгъфәр хәзрәт белән бәйле матур хатирәләр белән уртаклашты.

Тапшырылган ядъкәрләр арасында инкыйлабка кадәрле нәшер ителгән басмалар, дин иреге булгач чыккан китаплар, хәзрәтнең шәхси мөһере, кулъязмалары һәм башка әйберләр бар. Мәдрәсә мөгаллимнәре хәзер бу китапларның исемлеген төзү белән мәшгул. Бу эш тәмамлангач танылган остазыбызның китаплары мәдрәсә китапханәсендә урын алачак, шәхси әйберләре уку йортыбыз музеена куелачак, кулъязмаларын өйрәнүне мәдрәсә мөгаллимнәре һәм кызы Ләйсән дәвам итәчәк.

Танылган мөгаллим, китаплар авторы Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк рабигыль-ахир аеның 5-нче көнендә (2020 елның 20-нче ноябрендә), иртән 81-нче яшендә вафат булды. Ул совет чорында ук дин юлында хезмәт итә башлаган һәм 60-тан артык исемдә китап бастырган шәхес иде. Җәгъфәр хәзрәт Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә озак еллар дәвамында хезмәт куйган остаз. Аңа 2020 елның 15-нче июнендә 80 яшь тулган иде.

Дингә ирек бирелгәннән соң, узган гасырның 90-нчы елларыннан Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәктә күп кенә булачак мөфтиләр, дин әһелләре, имамнар белем алган. Ул, озак еллар бай китапханә җыйнау белән шөгелләнә, революциягә кадәр татар галимнәре тарафыннан язылган дини-фәнни хезмәтләрне өйрәнеп, кириллицага күчереп, беренчеләрдән булып халыкка җиткерүче булды. Җәгъфәр Мөбарәк, 1991 нче елдан башлап, СССР таркалганнан соң Казанда ачылган беренче мәдрәсәдә – Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә, ун ел дәвамында татар дин галимнәренең хезмәтләре белән остазлык кылды. Җәгъфәр хәзрәт, тәҗвид фәненә кагылышлы китапларны хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә итеп, үзе шул китаплар белән 2000 нче елга кадәр мәдрәсәдә дәрес бирә: Габдрахман Карабаши, имам Сәүбән, имам Гомәри, Шәһит Гауни, Сөнгатулла Бикбулат, Салихҗан Баруди, Галимҗан Баруди китапларыннан; Кыйраәти Коръән фәне буенча – Әхмәтһади Максуди, Нәҗип Думави хезмәтләреннән укыта. Ул 2000-нче елдан алып 2003-нче елга кадәр дини әдәбиятны тикшерүче булып Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә эшли.

Мәдрәсәбезнең җитәкчеләре, күп мөгаллимнәре, олы дәрәҗәгә ирешкән шәкертләре аны үзләренең остазлары итеп таныйлар. Ин шәә Аллаһ, иде аның китапханәсе дә ислам мәгарифенә хезмәт итәр.

Аллаһы Тәгалә Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкнең белеп һәм белми кылган гөнаһларын гафу әйләсен, урынын җәннәттә кылсын иде!