Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәнең умартачы белгечлеге буенча лицензиясе тәгаенланды

Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт һәм уку йортыбызның иганәчеләр шурасының рәистәше Харис хаҗи Камалиев Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Музипов Рамис Гаптрәис улы белән очраштылар. Мәдрәсә җитәкчеләренә умартачы белгечлеге буенча лицензияне яңартуның зарури булмаганлыгы турында рәсми хат тапшырылды.


Мәдрәсәдә умартачылык курсларында укулар 2000 елдан башланды. Шул елны Кама Тамагы районындагы 72 нче һөнәр училищесы белән килешү төзелде. Уку йортыбызда умартачылык белгечләре әзерләнә башлады. Шәкертләр умартачылык курсында ике ел шөгыльләнгәннән соң умартачылыкка тәтбикъ, ягъни гамәли дәресләргә озатылып торды. Алар анда умарта аеру, бал җыю-суырту эшләренә тәмам төшенеп бетәләр. Әнә шул практиканы уңышлы үткәч, аларга белгечлек дипломы бирелде. Соңрак мәдрәсәнең үз умартачылыгы барлыкка килде.


Мәдрәсәдә умартачылык дәресләрен Тимур хәзрәт Ибраһимов алып бара. Мәдрәсәдә умартачылыкка багышланган класс бар. Бөтен мәгълүматны алып була. Умарта оясы, киемнәре, төрле-төрле эш кораллары, умарта кортының ничек итеп кәрәз ясавына кадәр күрергә мөмкин. Шушы вакыт эчендә 70тән артык шәкерткә умартачы белгечлеге дипломы тапшырылды. Биектау, Кайбыч, Апас районнары, Мордовия республикасы, Ульяновск өлкәләреннән килеп укып киткән шәкертләрнең бүген үз умарталыклары бар. Әбү Хәнифә мәсхәбе буенча алар мәдрәсәгә гошер дә чыгаралар.