«Ак мәчет» мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт уку йортыбыз эше белән танышты.
Ильяс хәзрәт аңа уку классларын, китапханәне, мәдрәсә музеен, ашханәне, намаз уку залын, торак бүлмәләрен күрсәтте. Чаллы каласындагы “Ак мәчет” имам-хатибы һәм мәчет янындагы мәдрәс җитәкчесе булып торучы хәзрәт шәкертләр белән дә якыннан аралашты, аларга үгет-нәсыйхәт бирде. Күргәннәре белән бик канәгать калганын белдерде. Мәдрәсә коллективына ислам мәгърифәтен үстерү эшендә уңышлар теләде.