Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Ильяс хәзрәт профессор Ринат Нәбиевкә Диния Нәзарәте медален тапшырды

Ринат Әхмәтгали улы Нәбиев – Казан (Идел буе) федераль университетының тарих һәм сәясәт кафедрасы мөдире, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, 200дән артык гыйльми хезмәт авторы. 1997-2006 елларда – Татарстан хөкүмәте каршындагы дин эшләре шурасы рәисе булып хезмәт куйды. Күптән түгел аңа 70 яшь тулды.


20201226_143940.jpg


Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ринат Әхмәтгали улы Нәбиевне  дин оешмалары белән күпьеллык нәтиҗәле хәзмәттәшлеге, милләтара һәм динара татулыкны үстерүгә, татар дини-илаһият мирасын саклау өлкәсендә куйган тырышлыклары өчен Татарстан Диния Нәзарәтенең «Бердәмлек» медале белән бүләкләде. Мөфти олы бүләкне тапшыру вазыйфасын Ильяс хәзрәткә йөкләде.


20201226_141056.jpg


Олы кунак мәдрәсәгә килеп, аның эшчәнлеге белән танышты, музей, китапханәне карады. Икенде намазыннан соң ильяс хәзрәт галим затка Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның тәбрикләү һәм олы рәхмәт сүзләрен җиткереп, аны Диния Нәзарәтенең “Бердәмлек” медале белән бүләкләде. Хәзрәт чыгыш ясап, югары гыйльми дәрәҗәләргә ирешкән галимнең интеллектуаль потенциалы, җитәкчелек тәҗрибәсе дәүләт органнарында да бтк урынлы булды, һәм Ринат әфәнде республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга Шура рәисе буларак зур өлеш кертте диеп белдерде.


20201226_142223.jpg


Шәкертләр алдында чыгыш ясап КДУ профессоры һәм сәяси тарих кафедрасы мөдире Ринат Нәбиев: “безнең дин оешмалары белән конструктив мөнәсәбәтләр оештырылган иде. Социаль чаралар, бергә үткәрелгән халыкара конференцияләр – барысы да Татарстанда булган динара мөнәсәбәтләрне яхшыртуга эшләде. Без дини оешмаларга зур таләпләр куя идек. Оешмаларның эшчәнлеген арттыру, гореф-гадәтләрне кайтару, аларның киләчәккә карап яшәү, социаль өлкәдә үзләренең дәрәҗәсен арттыру – бик зур таләпләр. Бу таләпләрне башкаруда бергәләп эшләдек”, - дип сөйләде. Галим Ислам динен кабул итгү 1000 ел исемендәге мәдрәсәне аеруча якын күрәм һәм шуңы да бу бүләкне монда алу икеләтә шатлыклы дип фикерләре белән бүлеште. Шәкертләрне армый-талмый халыкка хезмәт итәргә, туган телне, гореф-гадәтләрне сакларга чакырды.