Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Быел мәдрәсәдә умартачылык һөнәренә укыта башлауга 20 ел булды

Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт һәм уку йортыбызның иганәчеләр шурасының рәистәше Харис хаҗи Камалиев Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Музипов Рамис Гаптрәис улы белән очраштылар. Сөйләшү барышында сүз умартачы белгечлеге буенча лицензияне яңарту һәм уку-укыту барышы турында барды.


DSC_0264_Умарта.jpg


Мәдрәсәдә умартачылык курсларында укулар 2000 елдан башланды. Шул елны Кама Тамагы районындагы 72 нче һөнәр училищесы белән килешү төзелә. Әнә шулай уку йортыбызда умартачылык белгечләре әзерләнә башлады. Шәкертләр умартачылык курсында ике ел шөгыльләнгәннән соң умартачылыкка тәтбикъ, ягъни гамәли дәресләргә озатыла иде. Монда инде килеп-китү генә түгел, ә берничә ай дәвамында бал кортлары белән бергә «яшиләр». Умарта аеру, бал җыю-суырту эшләренә тәмам төшенеп бетәләр. Әнә шул практиканы уңышлы үтә алса, аларга белгечлек дипломы бирелә. 2005 елда шәкертләргә беренче дипломнарны тапшырдык. Соңрак мәдрәсәнең үз умартачылыгы барлыкка килде.


Бүген дә мәдрәсә җитәкчелеге училище директоры белән эшлекле элемтәдә тора. Мәдрәсәдә умартачылык дәресләрен Тимур хәзрәт Ибраһимов алып бара. Мәдрәсәдә умартачылыкка багышланган класс бар. Бөтен мәгълүматны алып була. Умарта оясы, киемнәре, төрле-төрле эш кораллары, умарта кортының ничек итеп кәрәз ясавына кадәр күрергә мөмкин. Шушы вакыт эчендә 70тән артык шәкерткә умартачы белгечлеге дипломы тапшырылды. Биектау, Кайбыч, Апас районнары, Мордовия республикасы, Ульяновск өлкәләреннән килеп укып киткән шәкертләрнең бүген үз умарталыклары бар. Әбү Хәнифә мәсхәбе буенча алар мәдрәсәгә гошер дә чыгаралар. Мәсәлән, ел саен Биектау районы Дөбъяз авылында яшәүче шәкертебез Илнар хәзрәт Шәйхиев бал белән сыйлый безне.