Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Шәкертләр күренекле моң остасы Миңгол ага Галиев белән очрашты

26 нчы ноябрь  көнне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә Татарстанның халык артисты, күренекле мөгаллим Миңгол Галиев белән очрашу узды.


4511a97c-6d65-465b-9ca8-0643421a1aea.jpg


Шәкертләргә ул үзенең тормыш юлы турында сөйләде, сәнгатьле сөйләм буенча мастер-класс үткәрде һәм һәр укучыларга  ихласлы итеп взгазь сөйләм, сәнгатьчә шигырь  уку, азан әйтү буенча аерым  дәресләр  бирде. Миңгол ага Галиев шәкертләргә үзенең нәсыйхәтләрен җиткерде һәм киләчәктә дә мәдрәсә белән хезмәттәшлек итәргә вәгъдә итте.

Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин шәкертләргә Миңгол аганың танылган шәхес булуын шәрехләп, аның хәзерге дәрәҗәләргә тормышның бар ачысын-төчесен күреп ирешүе хакында җиткерде һәм күренекле остазга рәхмәт әйтеп  дога кылды.

Мәдрәсәдә татар әдәбиятын өйрәнү юнәлешендә зур гына эшләр алып барыла. Әдәби әсәрләрне тулысынча уку, шигырьләрне ятлау практикага кертелгән. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Туфан Миңнуллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев кебек олуг әдипләребезнең юбилей чаралары мәдрәсәбездә уза, шигырьләр сөйләнә, презентацияләр күрсәтелә.

Шәкертләрнең эрудициясен арттыру өчен, аларда дөньяга карата киң фикерләү булдыру өчен халкыбызның күренекле шәхесләрен, имамнарын мәдрәсәгә чакырып, алар белән очрашулар үткәрелә. Шундый җылы күрешүләр яшь буын йөрәгендә якты эз калдырдыра. Шәкертләрнең Тукай шигырьләрен сәнгатьле укуын илһамланып шигыръ укыганын ишеткәч, сөенеп бетә алмыйбыз, чөнки татар теленең тәмен, бөтен нечкәлекләрен, татарның милли рухын Тукай әсәрләре аша үз күңелләренә иңдерә алган шәкертләрнең киләчәктә милләт асыллары булачагына өметебез ныгый.