Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Җәгъфәр хәзрәтне соңгы юлга озаттык

21 ноябрь көнне танылган мөгаллим-остаз, дистәләгән китаплар авторы Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкне соңгы юлга озаттык.


21-DSC_0063.jpg


Ул, рабигыль-ахир аеның 5-нче көнендә (20-нче ноябрьдә), иртән 81-нче яшендә вафат булды. Хәзрәт совет чорында ук дин юлында хезмәт итә башлаган һәм 60-тан артык исемдә китап бастырган шәхес иде. Ул Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә озак еллар дәвамында хезмәт куйган остаз. Аңа быел 15-нче июньдә 80 яшь тулган иде. Дингә ирек бирелгәннән соң, узган гасырның 90-нчы елларыннан Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәктә күп кенә булачак мөфтиләр, дин әһелләре, имамнар белем алган. Ул революциягә кадәр татар галимнәре тарафыннан язылган дини-фәнни хезмәтләрне өйрәнеп, кириллицага күчереп, беренчеләрдән булып халыкка җиткерүче булды. Җәгъфәр Мөбарәк халкы арасында ихтирам казанган ихлас дин кардәшебез иде.


21-DSC_0106.jpg


Милләтебезнең күренекле шәхесен озатуда дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, зыялылар, мәрхүмне якыннары, шәкертләр катнашты. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Вәлиуллин Рөстәм хәзрәт өйлә алдыннан Яңа бистә зираты янында җеназа намазын укытты. Җеназа намазы тәмамлангач, халык хәзрәтне җир куенына иңдерергә керде. Биредә юып-кәфенләнгән мәетне бер төркем дин әһелләре каршы алып, соңгы сыену урыны булачак кабергә алып килде. Алар аны динебез кушканча барлык тәртипләр буенча ләхеткә урнаштырдылар, беренче туфракларны кул белән дога кылып төшерделәр. Аннары Рөстәм хәзрәт Коръән аятьләре укыды, дога кылды.



Җәгъфәр хәзрәт, васыяте нигезендә, әнисе Әсмәбикә абыстай янына күмелде.