Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мөхтәрәм остазыбыз Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк вафат

Бүген, рабигыль-ахир аеның 5-нче көнендә (20-нче ноябрьдә), иртән 81-нче яшендә танылган мөгаллим, китаплар авторы Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк вафат булды. Ул совет чорында ук дин юлында хезмәт итә башлаган һәм 60-тан артык исемдә китап бастырган шәхес иде. Җәгъфәр хәзрәт Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә озак еллар дәвамында хезмәт куйган остаз. Аңа быел 15-нче июньдә 80 яшь тулган иде.


Жэгфэр Мебэрэкшен.jpg


Дингә ирек бирелгәннән соң, узган гасырның 90-нчы елларыннан Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәктә күп кенә булачак мөфтиләр, дин әһелләре, имамнар белем алган. Ул революциягә кадәр татар галимнәре тарафыннан язылган дини-фәнни хезмәтләрне өйрәнеп, кириллицага күчереп, беренчеләрдән булып халыкка җиткерүче. Җәгъфәр Мөбарәк, 1991 нче елдан башлап, СССР таркалганнан соң Казанда ачылган беренче мәдрәсәдә – Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә, ун ел дәвамында татар дин галимнәренең хезмәтләре белән остазлык кыла. Җәгъфәр хәзрәт, тәҗвид фәненә кагылышлы китапларны хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә итеп, үзе шул китаплар белән 2000 нче елга кадәр мәдрәсәдә дәрес бирә: Габдрахман Карабаши, имам Сәүбән, имам Гомәри, Шәһит Гауни, Сөнгатулла Бикбулат, Салихҗан Баруди, Галимҗан Баруди китапларыннан; Кыйраәти Коръән фәне буенча – Әхмәтһади Максуди, Нәҗип Думави хезмәтләреннән укыта. Ул 2000-нче елдан алып 2003-нче елга кадәр дини әдәбиятны тикшерүче булып Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә эшли. Диния нәзарәтендә эшләгәндә ул “Хәтер дәфтәре” (2002) исемле китап бастыра. Анда Исламиятнең асылында яткан рухани-әхлакый кыйммәтләр, республикабыздагы дин вә тормыш, Татарстан Диния нәзарәте һәм мөфтиләр тарихыннан күренекле вакыйгалар бәян ителә.


2002 нче елда Җәгъфәр абый Мөбарәк тарафыннан редакцияләнгән “Кыйссасел-әнбия” китабы “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан дәреслек сыйфатында нәшер ителде. Пәйгамбәрләр тарихына караган әлеге хезмәт беренче тапкыр “Мирас” журналында 2002-2003 елларда ай саен басылып килә. Хәзер әлеге уку-укыту әсбабыннан Россиянең күпләгән мөфтиятләре файдалана.


Җәгъфәр хәзрәт “Хозур” нәшриятында ике кисәктән торган “Иблис, җен, шайтан, гыйфрит...” китабын әзерләп бастырды. Автор әлеге басманы Ризаэддин Фәхреддин чыгарган “Шура” (1908-1918 нче еллар), Галимҗан Баруди чыгарган (“Әд-дин вәл әдәп”), “Мәгълүмат” журналларында басылган мәгълүматларны файдаланып төзегән.


Мәдрәсәнең җитәкчеләре, күп мөгаллимнәре, олы дәрәҗәгә ирешкән шәкертләре аны үзләренең остазлары итеп таныйлар.


Аллаһы Тәгалә Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкнең белеп һәм белми кылган гөнаһларын гафу әйләсен, урынын җәннәттә кылсын!