Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә әһелләре Борбаш авылында урнашкан «Ярдәм» пансионатында булдылар

Мәүлид бәйрәме уңаеннан монда тәрбияләнүче балалар белән очрашу узды. «Ярдәм» пансионатындагы чараны Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев оештырган иде. Чарада Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, Бөтендөнья Татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид хаҗи Мифтахов, мәдрәсәнең Балтая бүлеге җитәкчесе Рамил хәзрәт Бикбаев, мөгаллимнәр, безнең мәдрәсә иганәчеләр шурасының рәистәшләре Вәдүт хаҗи Вафин, Харис хаҗи Камалиев катнашты.


Кунаклар пансионатта укыту барышы белән таныштылар, анда тәрбияләнүче укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Аларның кайсыберләре инде яхшы гына дини гыйлем дә җыйган, мәктәптә укуны тәмамлагач мәдрәсәгә керү турында уйлана. Ильяс хәзрәт һәм Рамил хәзрәт аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Өйлә намазына кадәр кунаклар шулай ук Норма авылы мәчетендә булып анда узган төзекләндерү эшләре белән таныштылар. Бу мәхәлләдә безнең мәдрәсәне тәмамлаган Алмаз хәзрәт Хөсәенов имамчылык итә.


Балтач районы Борбаш авылында «Ярдәм» исемле малайлар өчен пансионат 2018 елда ачылды. Ул элек авыл мәктәбе булган бер катлы бинада урнашкан. Тәрбияләнүчеләрнең лаеклы яшәү шартларын тәэмин итү максаты белән бина ремонтланган һәм барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган: уку сыйныфлары, медпункт, ашханә, яшәү бүлмәләре, спорт залы.


DF824388-D122-4BE7-9371-9C558240254B_w1023_r1_s.jpg


Пансионат ачылуның төп максаты – балаларны рухи яктан тәрбияләү һәм киләчәктә аларны дини уку йортларында укыту. Пансионат Татарстан Республикасының күп балалы һәм аз керемле гаиләләреннән булган 30 балага исәпләнгән.


Көндезге вакытта балалар гомуми белем бирү мәктәбендә белем ала, ә кичен һәм ял көннәрендә рухи-әхлакый тәрбия буенча факультатив дәресләргә йөри. Балалар барлык кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән. Кием-салым, канцелярия товарлары, яшәү һәм туклану – барысы да бушлай.