Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мөфти хәзрәт Биектау Җәмигъ мәчете төзелеше белән танышты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республикабызның Биектау районы үзәгенә эшлекле сәфәр кылды. Республика мөселманнары җитәкчесе белән беррәттән, очрашуда шулай ук Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Биектау районы имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин, Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов, Әл-Әзһәр университеты мөгаллиме, доктор Әдһәм Фәрраҗ катнашты. Мөфти хәзрәт район башлыгы белән бергә биредә район үзәгендә салынучы Җәмигъ мәчет төзелеше барышын үз күз күзләре белән күреп кайтты. 


DSC_8957.jpg


Камил хәзрәт Сәмигуллинны башкарылган эшләр белән Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин таныштырды һәм объект буенча экскурсия үткәрде. Район хакимияте башлыгы Җәмигъ мәчетнең халык өчен иң уңайлы, иң матур урында урнашкан булуын билгеләп үтте. Мәчет Биектау авылының яңа төзелеп килүче йортлар янәшәсендә һәм бүгенге көндә халыкка хезмәт күрсәтүче көнкүреш, социаль, спорт объектлары – балалар бакчасы, мәктәп, стадион, йөзү бассейны, парклар янында булуын ассызыклады. 


DSC_9108.jpg


Рөстәм Галиулла улы, барлык кунакларны сәламләп, беренче чиратта әлеге изге эштә катнашып, мәчет төзелешенә ярдәм итүче биектаулыларга, иганәчеләргә, битараф булмаган барлык кешеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде: “Хәзерге вакытта төзелеш һәм төзекләндерү эшләренең 90 проценты тәмамланды. Хәзер бина кулланылышка әзер дияргә була, тирә-ягын ямьләндерү һәм эчке бизәкләү эшләрен тәмамлыйсы калды. Дин әһелләренең хәер-фатыйхасы белән мәчетне озакка сузмыйча, якын киләчәктә ачарга уйлыйбыз”, – дип белдерде һәм гыйбадәт йортында булдыру ниятләнгән һәр бүлмә белән таныштырып чыкты. Бүгенге көндә мәчет җылыту системасы, ут, су белән тәэмин ителгән, үзәк канализациягә тоташтырылган, ишегалдына асфальт җәелгән, машина кую урыннары булдырылган. Район җитәкчесе таныштырып үткәнчә, барлыгы 1000 квадрат метрны тәшкил итүче мәчетнең цоколь катында ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханә, душ бүлмәсе, ашханә булдыру ниятләнә. Беренче катта намаз уку залы, имам-хатыйб һәм мәчет хезмәткәрләре бүлмәсе урын алачак. Хәзерге вакытта мөнбәр, келәм, төрле кирәк-яраклар, җиһазлар алу өчен заказлар бирелгән – алар ремонт эшләре тәмамлануга ук үз урыннарын алачак. Икенче катта китапханә, уку залы, уку сыйныфлары, ял бүлмәсе булдыру теләге бар. Ул бу базада мәдрәсә ачу мөмкинлеге туачагын ассысызыклап китте һәм мөфти хәзрәткә һәм Ильяс хәзрәткә мөрәҗәгать итеп бу гамәлне башкаруда теләктәшлек һәм ярдәм сорады.


DSC_8808.jpg


Камил хәзрәт Сәмигуллин район җитәкчелегенә, шәхсән Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллинга, барлык төзелеш эшләрен башкаручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм район башлыгына, Әл-Әзһәр университеты мөгаллименә нәзарәт бастырган Коръән китабын бүләк итеп бирде. Шунысын әйтеп узарга кирәк, әлеге Җәмигъ мәчет озакламый район үзәгендә эшләүче бишенче мәчет булачак.  


DSC_9054.jpg