Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Раббыбыз, мәрһүм олы кардәшебезне, җәннәт нигъмәтләре белән бүләк итсен!

Бу бөек кеше безнең уку йортына иң авыр көннәрдә ярдәм итте. 


Ул мәңгегә безнең хәтеребездә, йөрәкләрдә зирәк, гадел һәм киң күңелле кеше, чын мөселман буларак калачак.


Хәнәфи хаҗи Рамазанов тумышы белән Инзә районыннан, әмма аның бөтен хезмәт эшчәнлеге Чынлы белән бәйле, ул анда 26 ел авыл хуҗалыгында эшләгән, ә 1990 елдан 2018 елга кадәр районны алмашсыз җитәкли. Ул туган районны, аның халкы өчен күп нәрсә эшләргә өлгергән шәхес иде.


- Әлбәттә, күңелемнең бер өлеше шунда, Инзада, туган Дракинода калды. Бу-үҗәт кешеләр белән дан тоткан татар авылы, шуңа күрә мин чын «дракинец». Чынлы районы-ул минем тормыш биографиямнең ватаны. Биредә минем балаларым туды, мин монда картлыкны каршыладым. Шуңа күрә якташларым өчен игелекле һәм файдалы эшләр башкарырга тырышам һәм башкарачакмын, - дия иде Хәнәфи абый.


Ул зур тормыш мәктәбен үтте. Карарлар һәрвакыт намус, игелек һәм гаделлек принципларына туры китереп кабул итте. Ә кыюлык, төрле басымнарга карамастан, халык мәнфәгатьләрен сакларга кирәк булганда күренә. – Мин Раббыбыздан башка бернидән дә куркмыйм. Хәер, хакимиятнең гаделсез карарларыннан һәм вакытында булган үз хаталарымнан курыкам, алар өчен, Аллаһы Тәгаләдән гафу үтенәм (в.с. т.), - диде Хәнәфи хаҗи.


Хәнәфи Рамазанов белән хушлашу 1 ноябрьдә, Олы Нагаткинода узды. 


Мәдрәсә җитәкчелеге, укытучылары һәм шәкертләре Хәнәфи Вәли улының туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Аллаһы Тәгалә аларга зур сабырлык бирсен һәм мәрхүмнең гөнаһларын гафу итсен. Раббыбыз, хөрмәтле олы кардәшебезне, җәннәт нигъмәтләре белән бүләк итсен!